Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36

3 августта Татарстан дәүләт шурасы депутатлары гадәттән тыш җыелып 19 июльдә Казанда булган һөҗүмнәрнең сәбәпләрен тикшерде.

Өч сәгать дәвам иткән һәм Татарстанның барлык түрәләре катнашында үткән дәүләт шурасы утырышы “Татарстан Яңа Гасыр” телеканалыннан туры эфирда тапшырылды. Утырышта һәрбер районның баш имамы белән Татарстан мөфтие Илдус Фәиз дә катнашты.

“Дин әһелләренә каршы бу һөҗүмнәрне оештырып Татарстандагы тынычлыкны какшатырга теләделәр. Депутатлар буларак без бу хәлгә битараф кала алмадык”, дип парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып җибәрде.

Аннан соң ул сүзне премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәровка бирде.

Хөкүмәт рәисе урынбасары үз чыгышын “19 июльдә Рамазан ае алдыннан җәмгыятебезгә экстремист чакыру ясалды. Әмма бу һөҗүмнәрнең җаваплылыгын беркем дә үз өстенә алмады. Тынычлык эчендә яшәгән республика халкына бу һөҗүмнәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте”, дип башлады.

Әсгать Сәфәров: “Йә без аларны, йә алар безне”

Сәфәров чыгышында һөҗүмнәрдән соң гаммәви мәгълүмат чараларында чыккан язмаларга да кагылып узды.

Ул ГМЧ һәм социаль челтәрләр җәмгыятьтә кайбер дин әһелләренә карата ышанычсызлык тудыра, дип әйтсә дә, боларның кемнәр булуы турында төгәл мәгълүмат бирмәде.

Аның каравы, Татарстан диния нәзарәте хезмәткәрләре Вәлиулла Ягъкуб һәм Илдус Фәизгә каршы эшләнгән һөҗүмнәрнең гаеплеләрен эзләү эше әле дәвам итүгә карамастан, Сәфәров, “бу дин әһелләренә каршы эшләнгән һөҗүмнәр артында Фәиз һәм Ягъкубның сәләфи идеологиясенә каршы көрәшүләре тора”, дип белдерде.

Шуннан соң ул Татарстанга сәләфи агымының ничек килеп керүе, аларның үзенчәлекләре һәм башкарган гамәлләренә бәя бирде.

Әсгать Сәфәров 20 минутка якын барган чыгышын, “йә без аларны, йә алар безне, башка юл юк”, дип тәмамлады.

Ринат Закиров: “Дошман эзләү юлына басмаска кирәк”

Татарча чыгыш ясаган депутат Ринат Закиров, татар халкына хас булмаган тискәре күренешләргә каршы тору өчен дин белән мәдәни тормышны бергә алып бару кирәклеген бәян итте.

“Бүгенге каршылыклы чорда дошман эзләү юлына басмыйча, үзебезнең җирлектәге традицион ислам фикерен үстерү һәм көчәйтү юлыннан барсак ялгышмабыз. Милли тәрбия белән дини тәрбияне бергә алып барырга кирәк”, дип тә өстәде ул үз чыгышында.

Артем Хохорин: “Республикада игълан ителмәгән сугыш бара”

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның чыгышы депутатларны да имамнарны да уятып җибәргәндәй итте.

Үз сүзләрен ул, “инде менә 13 елдан бирле республикада игълан ителмәгән сугыш бара”, дип башлады.

“Сәләфи юнәлешен үз итүчеләр арасында мәчет имамнары да булганы кебек, республика яшьләре дә бар. Алар көннән-көн дәүләт органнарына үтеп керергә тырышалар. Сәләфиләр электән үзләренә игътибар иттермәскә тырышалар иде, хәзер исә киресенчә протест чараларын ачыктан уздыра башладылар. Сәләфилекнең тагын да радикалрак вәкилләре инде бүген үк Татарстанда кораллы җиһад уздырырга әзер”, дип белдерде Татарстан полициясе башлыгы.

Аның сүзләренчә, 1999 елдан бирле Татарстанда 13 экстремист-террорчы төркем тотылган, боларга әгъза 73 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, 5 кеше кораллы каршылык күрсәткәч үтерелгән, 11 кеше качып йөри һәм тагын 11 кеше тикшерү астында тотыла.

Хохорин республиканың Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Азнакай, Кукмара, Әгерҗе районнарында радикал төркемнәргә ярдәм ителүен дә ассызыклады.

Бүгенге җыелышка хастаханәдән чыккач өендә дәвалана дип әйтелгән Татарстан мөфтие Илдус Фәиз дә килгән иде. Ул утырган җиреннән генә чыгыш ясады.

Илдус Фәиз: ”Хакыйкый дингә өндәгән өчен һөҗүм итү кемгә кирәк?”

Татарстан мөфтие Илдус Фәиз һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий

Татарстан мөфтие Илдус Фәиз һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий

“Без бик кызык һәм шул ук вакытта кызганыч бер вакытта яшибез. Кызык, чөнки һәркөнне фәнни-техник прогресс алымнарын күреп, тоеп, кулланып яшәргә мөмкинлек бар. Ә кызганыч ягы, шул фәнни-техник үсеш белән бергә кеше көннән-көн кырыслана, бәгыре таш булып ката. Моның күренеше булып соңгы вакыйгалар тора. Динне үзегезнең сәяси мәнфәгатьләрегез өчен кулланмагыз әле, халыкка хакыйкый динне җиткерергә кирәк, адәм баласына күңел тынычлыгы кирәк, җәмгыятьтә әдәп һәм кешелек сыйфатларын тәрбияләргә кирәк дигән өчен генә, үтерергә, һөҗүм итәргә кирәк булдымы? 1918 елда Ишми ишанны өстерәп чыгып атканнан соң, 19 июль һөҗүмнәре икенче очрак булды татар халкында ”, дип белдерде мөфти.

Хафиз Миргалимов: “Иминлек хезмәткәрләренең эше нәтиҗәсез”

Татарстан коммунистлары башлыгы Хафиз Миргалимовның чыгышы башкаларныкыннан аерылып торды.

Ул 19 июльдәге һөҗүмнәрнең килеп чыгышының сәбәбен дини агымнардан түгел, ә иминлек сагында торучыларның тиешенчә үз вазифаларын башкармауда күрде.

“Соңгы ике елда Татарстанда дәһшәтле хәлләр күзәтелә. Ни өчен безнең компетентлы органнар нәтиҗәсез эшли? Алар нәрсә өчен хезмәт хакы ала? Әллә нинди җыелышлар уздырырга була, ә кая нәтиҗә? “Тирән тамырлар” романында Фәхрине үтереп ташлаулары сыйнфый көрәш нәтиҗәсе иде. Ә Вәлиулла хәзрәтне үтерүне ничек аңларга? Моны ваһһабизмга гына кайтарып калдырырга ярамый”, дип ул дәүләтнең үз идеологиясенең юкка чыгуын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов: "Дин өлкәсенә башыгыз эшләп җитмәсә, белгечләргә мөрәҗәгать итегез"

Дәүләт шурасы утырышында депутатлар Разил Вәлиев, Рафаил Хәкимов, Фәрит Мифтахов, Роберт Мифтахов, Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ахырдан Татарстан прокуроры Кафил Әмировтан соң утырышны йомгаклап президент Рөстәм Миңнеханов сүз алды.

Татарстан имамнары Дәүләт шурасы утырышыннан чыккан вакытта.Казан.3.08.2012

Татарстан имамнары Дәүләт шурасы утырышыннан чыккан вакытта.Казан.3.08.2012

Ул республикадагы тотрыклылыкның бар кеше өчен дә бик мөһим булуын ассызыклады.

“Булган мәсьәләләргә системалы рәвештә карарга кирәк. Мондагы чыгышлар бик күп мәгълүмат һәм бик күп тәкъдимнәр дә бирде. Район башлыклары да бу проблемнар белән якыннан кызыксынырга тиеш. Районнарда ниләр булып беткәнен иң яхшысы алар белә. Әгәр сезнең дин өлкәсенә башыгыз эшләп җитмәсә, ислам белгечләренә мөрәҗәгать итегез. Алар сезгә исламның нинди булуын аңлатып бирерләр”, дип белдерде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG