Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Меңъеллык алдыннан утырттылар, Универсиада алдыннан кулга алдылар"


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстанның Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсендә яшәүче Шамил Тамимдаров Казанның меңъеллыгы алдыннан төрмәгә озатыла. Универсиада алдыннан аны тагын кулга алалар.

Тамимдаров безнең белән әңгәмә вакытында үзенең полиция тарафыннан тоткарлануын Казандагы һөҗүмнәр белән бәйләп күрсәтмәде. Аны 21 июльдә кулга алып, биш тәүлеккә тоткарлануын белдерәләр. Дүрт тәүлектән соң Түбән Кама мәхкәмәсенә алып килеп, иреккә чыгарулары хакында белдерәләр.

Шамил Тамимдаров 2005 елда, Казанның меңъеллыгы алдыннан террорчылык өчен ун елга хөкем ителә. Ул төрмәдә җиде ел гомерен уздыра.

“Быелның июль аенда кулга алынгач, ябылу урынына икенче көнне үк мәчетләрдән ризык килә башлады. Пылау, җимешләр, чәй әйберләре керде. Мин шуны аңладым, ураза вакытларында Түбән Кама төрмәләрендә утыручыларга ашау-эчү китерәләр.

Мин инде икенче тапкыр кулга алындым. Беренче тапкыр 2005 елда, Казанның меңъеллыгы башланыр алдыннан беренче тапкыр утырттылар. Менә хәзер Универсиада алдыннан. Меңъеллык алдыннан илледән артык кеше кулга алынып, шуларның утызлабы әлегә кадәр утыра. Җиде ел төрмәдә гарәпчә язарга-укырга өйрәндем. Алладан курыккан кеше төрмәдә дә кеше булып кала. Мине быелның апрель аенда төрмәдән 3 ел алдан, күзәтеп тору шарты белән азат иттеләр. Чыгарганда ФСБ вәкилләре дә бик матур сүзләр әйттеләр.

Мин үзем Казакъстанда яши идем. Анда хатыным бар. Шул якларга китәргә уйлап йөргәндә менә тагын кызу-кызу кулга ала башладылар. Тоткарланучыларның кайсы ике, кайсы биш көн утырып чыкты. Ишетеп торам, Чаллы, Алабуга һәм Азнакай егетләре дә утырды. Шуңа китәрмен дигән идем дә, мөмкинлек булмады.

Кулга алганда ук минем гаепсез икәнем билгеле иде. Казанда вакыйгалар булгач та участок полициясе минем янга килде. Өйдә идем. Өйдә икәнне күршеләр, туганнар да белә. Бер эләккәч, шулай җәфалыйлар икән. Зур юбилейлар, Универсиада кебек чараларны исламга каршы көрәш өчен куллана башладылар.

Мин совет тәрбиясе алган кеше. Августта 54 яшь тула. Монда эш юк. Мәшгульлек үзәгенә куябыз дигәннәр иде, куймадылар. Үзәк саклык банкы аша эш йөртә икән. Ә банк элекке террорчы дип, минем белән эш йөртергә теләми. Бик нык чирлим, тикшеренергә акча да юк. Алматада әни ягыннан туганнар күп, китеп тә булмый. Шундый фикер туды, яшьләрне дә, мине дә теләсә кайчан ябып куярга мөмкиннәр”, дип борчыла Шамил Тамимдаров.

Тамимдаров шундый сынауларга тап булса да, күңелен төшермәскә тырыша. Хәерле кешеләргә рәхмәтен әйтеп, тормыш җаен рәтләргә омтыла. Аның әти-әнисе Илеш районыннан булып, озак еллар Себер якларында гомер кичерәләр. Шамил әфәнде иман юлын эзләп Татарстанга кайтып урнашып, шунда төрмәдә чагында әти-әнисенең вафаты хакында ишетә.
XS
SM
MD
LG