Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:33

Татарстан дәүләт шурасының 3 августта үткән чираттан тыш утырышында "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы" канунга үзгәрешләр кертелде.

Татарстан дәүләт шурасының чираттан тыш үткән утырышында Татарстан мөфтияте җитәкчелегенә булган һөҗүмнәрдән соң республикада килеп туган вазгыять тикшерелде. "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы" республика канунына үзгәрешләр кертелде.

Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният, һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев Азатлык радиосына бу канунга үзгәрешләрнең нечкәлекләре һәм гаепсез мөселманнарны тоткарлауның яхшыга алып бармаячагы турында сөйләде.

– "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы" канунга нинди үзгәрешләр кертелде?

– Дин эшләренә тыкшынмауны кагыйдә итеп алдык. Дин дәүләттән аерылганга, без дингә мөмкинлек кенә бирергә тиеш. Бу канунга үзгәрешләр кертү тегеләй-болай итегез дигән канун түгел, без дин тәгълиматларын өйрәнеп, мөмкинлекләрен тормышка ашырыр өчен юл гына ачабыз.

Мәсәлән, имамнар эшкә урнашканда нинди тәртип булырга һәм аларга нинди таләпләр куелырга тиеш, без бу хакта аларга мөмкинлек кенә бирәбез. Моңа кадәр дә имамнарга таләпләр куела иде. Әмма алар канун нигезендә расланмаган иде. Хәзер алар безнең канунга таянып имамнарны эшкә алганда үзләренең таләпләрен куя ала. Бу безнең тарафтан чыккан үзгәреш түгел, ә дин әһелләре мөрәҗәгате белән эшләнгән төзәтмә булды.

Мәсәлән, нинди таләп куелырга мөмкин? Ансын әйткәнемчә, аларның низамнамәләре билгели, аларның үз кагыйдәләре бар. Менә берсен атап үтик. Белем мәсьәләсен. Ул имам булып эшләргә җыена икән, аның һичшиксез дини белеме булырга тиеш, дипломы булырга тиеш. Чит илдә укып кайткан кешеләрнең дипломнары безнең илдә эшкә урнашырга мөмкинлек бирәме дигән сорау булды. Моңа без канунда җавап бирдек. Әгәр чит ил уку йортлары дипломнары безнең ил тарафыннан танылган икән, сертификация алган икән, дини оешмаларда имам булып, йә башка эштә эшли алачаклар.

Анда тагын шундый берничә төзәтмә бар. Аларның берсе - эшкә урнашу мәсьәләсе. Моңа кадәр безнең "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы" кануныбызда дини оешмага эшкә урнашканда дин әһелләре бу оешма белән килешү төзи ала дип язылган иде. Ә без моны "килешү төзергә тиешләр" дип яздык. Чөнки кеше нинди генә оешмада эшләсә дә, бу кеше илнең ватандашы буларак, аның эшкә булган хокуклары сакланырга тиеш. Ул эшли икән, социаль ярдәме дә каралырга тиеш. Алар үзләренең оешмаларында һөнәр берлекләре дә оештыра ала. Дәүләт, шәхси, иҗтимагый оешмаларда эшләүчеләрнең нинди ташламалары, нинди мөмкинлекләре һәм аларга нинди таләпләр булган кебек, болар барсы да дини оешмаларга да кагылырга тиеш.

Тагын бер үзгәреш бар, ул - дини оешмаларда дини канунны гамәлгә кертү тәртибен дини оешма эшләргә тиеш дип язылган. Бу чыннан да шулай. Дини оешмалар аны моңа кадәр дә эшли иде, әмма әлегә кадәр канун белән ныгытылмады. Болар барсы да аларның эшләренә катнашу түгел, ә киресенчә аларның эшләренә ярдәм итү генә.

– Азатлык радиосына бернинди гаепсезгә күпләгән мөселманнарны тоткарлыйлар, өйләрендә тентүләр үткәрәләр дигән хәбәрләр килә.

– Бу хакта дәүләт шурасы утырышында да сүз булды. Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров хисабында да, һәм эчке эшләр идарәсе башлыгы Артем Хохорин чыгышында да бераз гына чагылып үтте.

Мин үземнең чыгышымда моңа тукталмыйча булдыра алмадым. Мин бу килеп туган мәсьәләләрне тикшергәндә, җинаятьчеләрне эзләгән вакытта бер гаепсез кешеләргә гаеп ташламаска, аларны рәнҗетмәскә, кеше хокукларын бозмаска, республикага, динебезгә, халкыбызга зыян китерерлек гамәлләр кылмаска, канун кысасында гына эшләргә, дип әйттем. Безгә дә тоткарлаулар хакында мөрәҗәгатьләр бик күп булды, телефоннан да шалтыраттылар, очрашканда кешеләр бу хакта еш әйтте. Бүген безгә төрле сигналлар килә. Без аларны тиешле оешмаларга җиткерәбез, алай эшләнергә тиеш түгеллеген әйтәбез. Бүгенге көндә минем кулда тоткарлаулар турында конкрет фактлар юк.

Киләчәктә бу мәсьәләне җайлауда дәүләт шурасы үзенең өлешен кертергә тиеш. Булдыра алганча, канун кысасында, бу эшкә дә катнашырбыз дип уйлыйм. Берничә җинаятьчене эзләп йөзләгән кешене рәнҗетү кануннарга сыя торган эш түгел. Татарда "өч тиенлек куян - биш тиенлек зыян" дип әйтәләр. Ниндидер файда эшлим дип, аның зыяны күбрәк булмасын иде. Кешеләрне рәнҗетеп, аларның хокукларын бозабыз икән, бу куркыныч фаҗигале вакыйгаларны бетерү урынына, киресенчә, аларны тагын ди тирәнгә яшерергә, тагын да көчәйтеп җибәрергә мөмкинбез. Бу мәсьәлә белән бик тә сак эшләү кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG