Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Сүрия белән чиктә хәрби өйрәнүләре дәвам итә



Танклар катнашлыгындагы күнегүләр Төркиянең көньяк-көнбатышында, Сүрия белән чиктән бер километр ераклыкта бара, дип хәбәр итә “Свобода” радиосының хәбәрчесе.

Күнегүләрдә 30лап танк, ракета атучы җиһазлар һәм башка техника кулланыла. Җирле хакимият вәкиле хәрби күңегүләр 700 километрлык җирлектә, көрд сугышчылары контроле астында булган шәһәрләр янында алып барыла, дип хәбәр итте.

Белгечләр фикеренчә, өйрәнүләр Сүриянең төньяк районнарында урнашкан көрд сугышчыларына хәрби күәтне күрсәтү өчен оештырылган. Элегрәк Төркия хөкүмәте башлыгы, куркыныч туган очракта ил Сүрия җирендә хәрби чараларга әзер, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG