Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кукмарада праймериз үтте


Дәүләт Шурасына игълан ителгән өстәмә сайлауларга намзәтләрне билгеләү өчен беренче тавыш бирү-праймериз үтте. Чараны Халык фронты, "Бердәм Русия" фиркасе вәкилләре оештырды, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.

Тавышка Балтач районы башлыгы Марат Зәрипов, бер төзелеш ширкәте җитәкчесе Адел Муллахмәтов, "Бердәм Русия" фиркасенә ярдәм итү фонды вәкиле Алберт Шакиров намзәтләре куелды.

Алар өчен 200 сайлап алынган кеше тавыш бирде. Аларның яртысы "Бердәм Русия" фиркасе, калган яртысы Халык фронтына кергән иҗтимагый оешма әгъзаләреннән сайланды.

Балтач районы җитәкчесе үз эше турында сөйләде.

"Авыл җирендә тормыш яхшыра, әмма эш хаклары бик түбән, дәүләтнең авыл хезмәтчәннәренә игътибары җитенкерәми, аларга өстәмә акчата ярдәм күрсәтелергә тиеш", дип әйткән ул.

Марат Зарипов Кукмара бер мандатлы бүлгесендә сайланган очракта авылның мәнфәгатьләрен якларга җыенуын белдерде.

"Татар-информ" агентлыгы башка намзәтләрнең чыгышлары турында хәбәр итми.

Өстәмә сайлаулар Дәүләт Шурасында бушаган ике урын өчен үткәрелә.
XS
SM
MD
LG