Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать пулаты Ткачевны тикшерергә сорый


Русия Җәмәгать пулаты вәкилләре Краснодар өлкәсе губераторы Александр Ткачев сүзләрен милләтара нәфрәт тудыру мәддәсе белән тикшерүне сорап, Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать итте.

“Күпмилләтле Русия” клубы башлыгы, Җәмәгать пулаты әгъзасе Александр Соколов, бу мәсьәләне көз көне буласы президент каршындагы милләтара мәсьәләләр Шурасында күтәрергә җыена.

Шулай ук Соколов, Җәмәгать пулатының интернет сәхифәсендә, оешманың озакламый бу мәсьәләдә рәсми белдерү белән чыгачагын хәбәр итте.

Элегрәк, мәгълүмат чаралары язганча, Ткачев Эчке эшләр министрлыгының өлкә идарәсе утырышында "казак полициясе", кавказ халыкларының күченүен туктату өчен оештырылды, дип аңлаткан булган.

Соңыннан Твиттерда, Ткачев, канунсыз миграция мәсьәләләрен күз алдында тоттып әйтүен язып чыкты.
XS
SM
MD
LG