Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Миңнеханов ирекле иҗатка күчкән


Җырчы Салават Миңнеханов ирекле иҗатка күчкән
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:03 0:00

Җырчы Салават Миңнеханов ирекле иҗатка күчкән

Яшьләр арасында популяр җырчы Салават Миңнеханов хөкүмәт эшеннән һәм “Барс Медиа” ширкәтеннән ни өчен китүе турында “Кызган таба”га сөйләде.

“Онытма мине” клибы белән татар эстрадасын шаулатып алган җырчы Салават Миңнеханов өчен быел үзгәрешләргә бай ел булган. Телевизор экраннарыннан сирәк күренә, “Азнакайның мәдәният министры” дигән сүзләр ишетелми башлагач тамашачыларда сораулар туды, төрле имеш-мимешләр йөри башлады.

Чынлыкта исә ул районның мәдәният идарәсен дә җитәкләми, “Барс Медиа” ширкәте “йолдызы” булудан да туктаган икән.

“Азнакайда мәдәният өлкәсен алып бару ошаса да, үз иҗатыма вакыт таба алмадым”, ди Миңнеханов.

Салаватның Азнакайда мәдәният идарәсе җитәкчесе булган вакытлары
Салаватның Азнакайда мәдәният идарәсе җитәкчесе булган вакытлары
“Барс Медиа” ширкәтеннән китүен җиде еллык килешүнең тәмамлануы белән аңлатты. Алга таба ул эстрададагы үсешенә үзе генә җаваплы булачак. Бүген Салават бар көчен җырлар яздыру эшенә бирә. Көзгә, үзенең 33 яшьлек туган көненә яңа альбом өлгертергә тели.

Киләчәктә җырчы Миңнеханов янә дәүләт эшенә кайтмасмы дигән фаразлар да бар, чөнки ул әле дә “Бердәм Русия” фиркасе тарафдары булып кала.
XS
SM
MD
LG