Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:51

Чыннан да, хәл шундый: туган телебезнең бүгенге торышы, киләчәк язмышы җәһәтеннән чаң сугар вакыт җитте.

Соңгы елларда (ә ул еллар дистәләп исәпләнә инде) телебезнең бозыла баруы турында мәгълүмат чараларында, китапларда, төрле сөйләшүләрдә сүз булгалап тора. Чыннан да, хәл шундый: туган телебезнең бүгенге торышы, киләчәк язмышы җәһәтеннән чаң сугар вакыт җитте.

Мин, гадәтемчә, гәзит-журналларны, китапларны кулыма карандаш тотып укыйм: кыйммәтле фикерләрне, гыйбрәтле сүзләрне, телне бозып куллану очракларын билгеләп барам һәм соңыннан аларны каләм белән аерым карточкаларга язып куям. Шулай итеп, минем күп еллар буена тупланып килгән тел ялгышлары фондым (портфелем дип тә әйтергә була) барлыкка килде. Ул меңнәрчә cүзләр, әйтелмәләр, җөмләләрдән тора. Һәм бу “хәзинә” көннән-көн байый, арта бара.

Тел ялгышлары күп төрле һәм күп санлы. Аларны төркемнәргә бүлеп һәм берләштереп әйткәндә, мондыйрак картина барлыкка килә. Бу картина сүзләрне ялгыш мәгънәдә кулланудан, урынсыз, кирәксезгә чит тел сүзләреннән һәм туган тел кагыйдәләрен бозып ясалган сүзләрдән файдаланудан, лексик чараларның морфологик төзелешен, сүзләрнең үзара табигый бәйләнеш нормаларын, җөмләдә урнашу тәртибен бозудан, татар теленең бай фигыль формаларыннан файдалана белмәү һәм урыс теле өчен генә хас формаларны татар теленә күчереп кую күренешләреннән һ.б. ялгышлардан тора.

Татар теленең тиешле мәгънәне белдерерлек үз сүзләре яки татарларның үз сүзләре дәрәҗәсендә үзләштерелгән гарәп-фарсы алынмалары була торып та, кайбер гәзитләрдә сфера, занятие, средство, работник, специалист, момент, изделие, реализацияләү кебек кәлимәләр кулланылуның туган телебезнең сафлыгына зыян китерүе һәркемгә аңлашыла булса кирәк.

Шулай ук кайбер гәзит-журналларда һәм дәреслекләрдә гамәлият, нәфасәт, һәндәсә (геометрия), рәкым (цифр), монзара (диспут), гомсар (компонент), мөэррих (тарихчылар) кебек инде күптән кулланылыштан чыккан һәм халыкка аңлашылмый торган гарәп һәм фарсы сүзләре куллану бүгенге көн таләпләренә туры килми, әлбәттә.

Мәгълүм ки, без, татарлар, урыслар белән якыннан аралашып яшибез, һәм шунлыктан үзебезнең туган телебез белән беррәттән, даими рәвештә урыс телендә дә сөйлибез һәм язабыз. Шуның өстенә, Русиядә яшәгәнлектән, күп кенә яңа предмет һәм төшенчәләрнең исемнәрен урыс теленнән тәрҗемә итеп алырга туры килә. Беренче карашка, моның бернинди дә зыяны юк кебек. Киресенчә, тәрҗемә итү нәтиҗәсендә туган тел оригинал теле хисабына күпмедер дәрәҗәдә байый да әле. Әмма бу тәрҗемә эшен белеп башкарганда гына шулай.

Бездә, Татарстанда, исә, урысчадан татарчага тәрҗемә, нигездә, профессиональ дәрәҗәдә түгел, һәвәскәрләр дәрәҗәсендә генә башкарыла. Шунлыктан тәрҗемә теленең сыйфаты тиешле югарылыкта тормый.

Татар телендә каләм белән эш итүче һәркемгә дә – барыннан да бигрәк журналистларга – даими рәвештә (кемгә күбрәк, кемгә азрак кына) урысчадан татарчага тәрҗемә белән шөгыльләнергә туры килә. Барысы да тәрҗемә итә, ләкин күбесе тәрҗемәнең принципларын, метод һәм алымнарын белми һәм белергә кирәк дип тә санамый. Хәлбуки, тәрҗемәнең үз теориясе, фәне бар. Һәм бу эш шулай кустарьчылык дәрәҗәсендә эшләнгәнлектән, ялгышлар да китә, телебез бозыла.

Безнең тәрҗемәләрдә һичшиксез гамәлгә ашырылырга тиеш булып та еш кына үтәлми торган төп принципларның бер-икесен генә әйтеп китәргә кирәк, дип саныйм. Андый принципларның иң әһәмиятлесе шул: тәрҗемәдә оригиналның эчтәлек белән форма бердәмлеге сакланырга тиеш. Бу нәрсә дигән сүз? Бу тәрҗемәдә оригиналның эчтәлеге, мәгънәсе дә мөмкин кадәр тулы бирелергә һәм тәрҗемәнең теле дә, оригиналныкы кебек үк, ачык, аңлаешлы, дөрес, камил, тәэсирле булырга тиеш, дигән сүз. (Мин монда нәфис әдәбият тәрҗемәсендә кайчак телне стиль максатында махсус бозып бирүләрне күздә тотмыйм).

Урысчадан татарчага тәрҗемәчеләр, гадәттә, барыннан да бигрәк оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен бик тулы итеп бирү максаты белән эш итеп, буквализм (хәрефкә-хәреф) методына бирелә, һәм нәтиҗәдә тәрҗемәнең теленә дә, мәгънәсенә дә зыян килә, телнең табигый нормалары төзелеше (тәртибе) бозыла. “...республикада яшәүчеләрне бәйрәм ялларында көн дә кар көтә. Һава торышы якшәмбегә генә аязачак, дип ышандырганнар. Аңа кадәр көндез һава торышы – 5 градус, ә төнлә - 8-11 градус салкын булыр дип көтелә”. Менә бу сүзгә-сүз тәрҗемә итәргә тырышып, уйламыйча, механик рәвештә эшләү мисалы. Әлеге хәбәрдәге җөмләләрнең төзелеше дә, алардагы сүзләрнең мәгънәви бәйләнеше дә табигый түгел, теле ясалма, “казенный”. Хәлбуки, журналист төгәл тәрҗемә иттем, дип уйлап эшләгәндер. “Һава торышы аязачак”, “һава торышы ... градус салкын булыр” дип әйтеп буламы? Әйтеп була, әлбәттә, теләсә нәрсә дип әйтергә мөмкин, әмма ул татарча түгел инде. Шулай ук “яшәүчеләрне кар көтә” дип сөйләү дә татарча дөрес булырмы икән? Ышандырганнар сүзенең урынлы кулланылуына да бер дә ышанасы килми.

Әле мисал итеп китергән абзацта оригиналның һәр сүзе тәрҗемә теленә аның туры мәгънәсенә карап билгеләнгән аерым сүз белән бирелгән. Болай эшләгәндә бервакытта да уңышка ирешеп булмый. Беренчедән, оригиналның һәр сүзенә тәрҗемә телендә аның мәгънәсен белдерерлек аерым сүз бар дип уйлау беркатлылык дип кенә бәяләнергә мөмкин. Оригинал сүзенең мәгънәсе тәрҗемә телендә ике сүз белән дә, өч сүз белән дә, тагын да күбрәк сүз белән дә белдерелә. Кайчакта исә оригиналның теге яки бу сүзенә тәрҗемә телендә аерым гына алганда бернинди тәңгәллек тә булмаска мөмкин. Тәрҗемәдә оригиналның аерым сүзләрдән торган җөмләсендәге фикер, мәгънә шулай ук аерым сүзләрдән торган җөмлә ярдәмендә белдерелә. Монда шуны искәртү кирәк: бу җөмләләрдәге фикер еш кына аерым сүзләр мәгънәләренең механик суммасыннан тормый. Монда телләр төзелешенең катлаулы, үзенчәлекле күренеше чагылыш таба.

Һәм шушы урында тәрҗемәнең тагын бер бик әһәмиятле принципларыннан берсен бәян итү кирәктер. Бу менә нәрсәдән гыйбарәт. Тәрҗемәдә оригинал сүзенә тәңгәллек табу (билгеләү) һәм гомумән тәрҗемә эше – иҗади процесс. Чөнки бер телнең теге яки бу сүзенә тәрҗемә телендә һәрвакытта да мәгънәсе буенча төгәл туры килә торган әзер тәңгәл сүз булып тормый. Тәңгәллек һәр конкрет очракта оригинал җөмләсенә яки тагын да киңрәк контекстка нигезләнеп һәм шул ук вакытта, әлбәттә, тәрҗемә теленең контекстын да исәпкә алып табыла.

Менә бу элементар принцип – алтын кагыйдә – безнең тәрҗемә белән шөгыльләнә торган (аларның күбесе моның белән шөгыльләнә) журналистлар тарафыннан күп очракта исәпкә алынмый. Шуңа күрә еш кына ясалма, коры, начар мәгънәдәге гәзит теле барлыкка килә дә инде. Югарыда мисал итеп китергән текстны, мәсәлән, иҗади эшләгәндә, табигыйрак, җанлырак (чын татарча) итеп үзгәртеп төзеп булыр иде: “...республикабызда бәйрәм көннәрендә кар явачак, һәм ул якшәмбегә генә туктар, дип фараз ителә. Моңарчы көндез 5 градус, ә төнлә 8-11 градус салкын булыр дип уйланыла”.

Әле бәян ителгән принципларның исәпкә алынмавы аркасында килеп чыккан күпсанлы тел ялгышларының кайберләрен карап китик (мисаллар, нигездә, республика гәзитләренең соңгы бер елда чыккан саннарыннан алынды).

Бүген “Тынычлык яратылу” фестивалендә катнашучылар ... концерт бирергә тиеш”. Оригиналда сүз тынычлык яратылу турында түгел (татарча алай дип әйтеп тә булмый), бәлки, дөнья яратылу турында бара (сотворение мира).

"Путин исә чынбарлыкта билгеләп куелды”. Чынбарлыкта бу очракта урынсыз: чынлыкта, дөресен әйткәндә... кебегрәк булырга тиеш иде.

Аның әнисе – урыс, әтисе – латыш”. ("Мать – русская, отец – латыш”). Әмма чын татарча ана кешегә карата һич кенә дә урыс дип әйтеп булмый: урыс хатыны яки марҗа дияргә кирәк иде.

Тәрәзәләр тонировкалы, кузов броньланган”. Менә бу җөмлә сүзнең нәрсә турында барганлыгын, ягъни оригинал сүзен төшенмичә тәрҗемә итү мисалы: броньлау дигән сүз юк (бронь дигән сүз дә юк!), “броня белән капланган яки тышланган” дияргә кирәк иде.

Моңа Илдар Халиков та басым ясады”. Бу җөмләдәге басым ясады – подчеркнулның ялгыш тәрҗемәсе. Басым ясау - ул давить. Ә монда сүз аерып әйтү, аеруча игътибар итеп әйтү һ.б. турында бара.

Кичә Министрлар Кабинетында узган очрашуда журналистларга Универсиадага әзерлек турында җиткерделәр”. Нәрсә җиткергәннәр? Сүз, әлбәттә, нәрсәдер әйтү, хәбәр итү, нинидидер мәгълүмат бирү турында бара булса кирәк – шулай әйтергә дә иде аны!

“Бразилиягә беренче килү” (гәзиттәге хәбәрнең исеме). “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә эшлекле сәфәр белән Бразилиягә килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте”. Татарча Бразилиягә килеп булмый, барып кына була (монда, үзеңә таба хәрәкәт итү, килү була, моннан тегендә, – үзеңнән – китү). Шуның өстенә чын татарча сөйләгәндә, сәфәр белән килде дип әйтмиләр, сәфәр кылды, сәфәр ясады диләр: сәфәр сүзе каядыр бару ул, шулай булгач, сәфәр белән килү яки бару – мәгънә тавтологиясе (урысча масло в масле диләр).

“Арча читекләрен Германиягә чакырдылар” (мәкалә–хәбәрнең исеме). Татарча җансыз нәрсәне чакырып булмый. “Арча читекләрен Германиягә соратып алганнар” яки “алдырганнар” дияргә кирәк иде, әлбәттә.

“Алар арасында ...3567 сугыш ветераны толы бар икән”. Татар телендә затны белдерә торган тол сүзе үзе генә бик сирәк кулланыла: тол хатын яки тол ир, хатыны тол калган рәвешендә сөйлиләр. Мисал итеп китергән бу җөмләне дә “Алар арасында ...3567 сугыш ветеранының тол калган хатыннары бар” рәвешендә төзәргә кирәк иде.

Сөйләмдә теләсә нинди сүз башка һәртөрле сүз белән мәгънәләре буенча бергә килә алмый, ягъни билгеле бер сүзләр ниндидер икенче бер төрле сүзләр белән генә бәйләнешкә керә ала. Әйтик, чибәр сүзе белән кыз сүзе табигый бәйләнешкә керә (чибәр кыз), шул ук чибәр сүзе йорт сүзе белән табигый (гадәти) бәйләнешкә керә алмый: чибәр йорт дип әйтелми, матур йорт дип әйтелә. Сөйләм культурасы турында сөйләгәндә, барыннан да бигрәк менә шушы схеманы күздә тотып эш итәргә кирәк була.

Бер тел күләмендә генә эш иткәндә, ихтимал, бу гамәл катлаулы түгелдер, тәрҗемә процессында бер тел сүзләренә икенче телдә мәгънәләре буенча тиң сүзләр, ягъни тәңгәллекләр табып, аларны башка сүзләр белән бәйләнешкә керткәндә, мәсьәлә шактый катлаулана төшә, һәм ике тел нисбәтенә караган бәла-казалар шунда башлана да инде.

Хикмәт менә нәрсәдә: оригиналдагы сүзләр һәм аларның тәрҗемәдәге тәңгәллекләре башка сүзләр белән мәгънәви бәйләнешкә керү мөмкинлекләре яки сәләтләре буенча бер очракта үзара туры килә, икенче очракта - юк. Бу төрле телләрдәге тәңгәл сүзләрнең сөйләмдә башка сүзләр белән бәйләнешкә керүе үзенчәлекле булуы белән аңлатыла. Хәзер әлеге фикерне мисаллар белән дәлиллик. Урыс телендәге глубокий сүзе, река сүзе белән бәйләнешкә кереп, бу тел өчен табигый сүзтезмә (әйтем, әйтелмә) тәшкил итә (глубокая река), ул сүзләрнең татар телендәге тәңгәллекләре, үзара бәйләнешкә кереп, шулай ук бу тел өчен табигый әйтелмә төзи (тирән елга). Шул ук вакытта урыс сүзе глубокий, благодарность белән мәгънә бәйләнешенә кереп, табигый әйтелмә тәшкил итсә (глубокая благодарность), аларның татар телендәге туры тәңгәллекләре тирән һәм рәхмәт үзара урыс телендәге кебек табигый бәйләнешкә керә алмый: кайберәүләр куллана торган тирән рәхмәт ул саф татарча түгел, бәлки, урысчадан уңышсыз калька. Урыс телендәге глубокая благодарность әйтелмәсенең татарча табигый яңгырашлы (адекват) мәгънәви тәңгәллеген төзү өчен глубокий сүзенең оригинал контекстындагы мәгънәсен белдерерлек тирәннән башка (контекстуаль) тәңгәллеген кулланырга туры килә: бу очракта андый вазифаны зур сүзе башкара (зур рәхмәт).

Сүз уңаенда әйтеп китик: бүгенге мәгълүмат чараларында һәм кайбер ике тел ияләре (билингвлар) телендә еш кулланыла торган тирән сүзе белән ясалган дистәләрчә әйтелмәләр - әле күрсәтелгәнчә, механик рәвештә төзелгән уңышсыз калькалар: тирән тәэсир, тирән кызыксыну, тирән үзләштерү, тирән белем, тирән игътибар, тирән ихтирам, тирән мәхәббәт, тирән кайгы, тирән ышаныч, тирән борчылу, тирән уйлану, тирән дуслык, тирән канәгатьләнү, тирән гомумиләштерү, тирән өйрәнү, тирән үзгәреш, тирән аңлау, тирән ачу һ.б. Бу әйтелмәләрдәге тирән сүзен зур, олы, нык, каты, үтә кебек сүзләр белән алмаштырсаң, әлеге тәгъбирләр саф татарча булыр иде: нык кызыксыну, көчле тәэсир, олы ихтирам, зур үзгәреш, үтә (нык) шатлану, җентекләп өйрәнү һ.б.

Хәзерге матбугатта рост, развитие сүзләрен, уйланып-нитеп тормыйча, ягъни сүзләрнең үзара мәгънәви бәйләнеш нормаларын исәпкә алмыйча, һәр очракта да үсү сүзе белән тәрҗемә итү аркасында ясалган гайре табигый әйтелмәләр тулып ята: киеренкелек үсә, ризасызлык үсә, хәл үсә, куркыныч үсә һ.б. (тагын әллә нәрсәләрне үстерәләр хәзерге каләм ияләре). Болар һәм башка шундый сүзтезмәләрнең берсе дә саф татарча түгел. Алар чын татарча язганда һәм сөйләгәндә, киеренкелек арта, ризасызлык көчәя, хәлләр киеренкеләнә, авыру көчәя, омтылыш ныгый, бәяләр арта яки күтәрелә рәвешендә булырга тиеш.

Димәк, бу мәкаләне укыган кешеләр (андыйлар булса, әлбәттә) аңласын иде: бүгенге көндә телебездә шактый актив кулланылган бик күп ялгыш тәгъбирләр (әйтелмә, сүзтезмәләр) сөйләмдә (текстта) сүзләрнең үзара табигый мәгънәви бәйләнешкә керү нормаларын бозу аркасында барлыкка килә. Бу исә - туган телне дә, урыс телен дә камил белмәү һәм тәрҗемә теориясеннән, төрле телләр нисбәтендәге кануннардан хәбәрдар булмау нәтиҗәсе.

Бездә, ягъни Татарстанда, чыга торган гәзит-журналларда, радио-телевидение тапшыруларында бирелгән материалның телен тикшерү шуны күрсәтә: бу органнарда эшләүче журналистлар тәрҗемә иткәндә күпчелек очракта урыс сүзләренә тәңгәллекләрне ул сүзләрнең контексттагы мәгънәләренә карап түгел, бәлки, сүзлекләрдә теркәлгән, күбесенчә кулланыла торган мәгънәләренә карап кына билгели, ягъни туры, даими тәңгәллекләр белән генә эш итә. Болай эшләгәндә телебезнең сафлыгын бервакытта да саклап булмаячак.

Уйлап карыйк әле: хәзер мәгълүмат чараларында да, күп кенә кешеләр үз сөйләмендә дә урысча “кто-то полетел куда-то” дигән мәгънәне татарча “эһ” тә итмичә, “фәлән кеше фәлән җиргә очты” дип яза һәм сөйли. Һәм бу хәл хәзер инде сөйләмебездә гадәти күренешкә әверелә бара. Мәсәлән, “Татарстан Президенты Мәскәүгә очты” кебек җөмләләр бездәге басмаларда һәрдаим күренеп тора. Бу - тупас хата, әлбәттә. Дөресе: “Президент (самолет белән – монысын әйтү шарт түгел – нәрсә белән барганлыгы бик әһәмиятле булганда гына әйтелә) Мәскәүгә китте”. Менә гәзиттән бер-ике тискәре мисал: “Гыйрак Президенты ... дәвалану өчен Иорданиягә очкан” (“...полетел в Иорданию”дан) (дөресе – “...Иорданиягә киткән”). “Альбина Шаһиморатова иртәгә Бакуга оча” (“...Бакуга китә” кирәк, әлбәттә: татарча кеше оча алмый”)

Бүгенге икетеллелек заманасында үзара бәйләнештәге телләрнең һәркайсына хас үзенчәлекләрен белеп эш итү – журналист өчен иң әһәмиятле таләпләрнең берсе. Урысча “теплоход яки лодка плавает (плывет)" дип әйтелә, татарча исә “теплоход яки көймә йөзә” (йөзә - плыветның туры мәгънәсендәге тәңгәллеге булса да) дип әйтелми: теплоход яки көймә килә, китә, бара диелә. “Көймә килә, көймә килә, эзе юк шул” дип җырлый халык, “көймә йөзә” дими.

Соңгы вакытларда звучатьны кирәксә-кирәкмәсә яңгырата башладылар: “Әлеге утырышта яңгыраган фикерләр... хакында газетабызның алдагы саннарында язарбыз”. Фикер яңгырамый, аны белдерәләр, әйтәләр. “Бу утырышта әйтелгән фикерләр...” кирәк.

Телебезнең нык бозылуына китергән тагын бер сәбәп – ул сөйләмдә сүзләр бәйләнешенең грамматик чараларын урысчадан татарчага шулай ук механик рәвештә, букваль тәрҗемә итү. Бу предлогларны татар телендә һәр очракта да, контекстны исәпкә алмыйча, теге яки бу бәйлек сүз белән бирүгә нигезләнә. Мисалларга мөрәҗәгать итик.

Над предлогы бик еш ялгыш (өст бәйлек сүзе белән тәрҗемә ителә: үз өстендә эшләү (дөресе – белемеңне, осталыгыңны арттыру, күтәрү, камилләштерү), диплом өстендә эшләү (диплом язу кирәк) кебек дистәләрчә, йөзләрчә, Ходай кушмаган, күз күрмәгән, колак ишетмәгән тәгъбирләр матбугат битләрендә тулып ята. “Без үз вакытында бу мәсьәлә өстендә җитди эшләдек” (җитди республика гәзитенең быелгы саннарының берсендә). “Без вакытында бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләндек” рәвешендә үзгәртеп төзесәң, татарча булыр иде. Югыйсә, ничек итеп үз өстеңдә, диссертация өстендә, сәламәтлегеңне ныгыту өстендә һәм башка шундый төшенчәләр өстендә эшләргә була.

“Үз йортың белән торган хуҗалыкта...” (“со своим домом” калькасы). Ни өчен үз йортыңда түгел? “Мәскәү асты заводларында...” ( на Подмосковных заводах яки на заводах Подмосковья калькасы булса кирәк), (чын татарча – Мәскәү тирәсендәге заводларда); “Әлеге мәсьәләне министр үз күзәтүе астында тота” (... үзе күзәтеп тора кирәк); “Башка мәчетләр ... кавказлылар йогынтысы астында” (под влиянием калькасы) (чын татарча – кавказлылар йогынтысында).

За предлогын арт бәйлек сүзе белән букваль тәрҗемә итү күренеше нык таралган: парта артында (чын татарча – партада), өстәл артында (өстәл янында яки өстәлдә, табында) утыру; станок артында эшләү (станокта эшләү кирәк); пианино артында утыру (пианино алдында кирәк, әлбәттә); “Балалар бит хәзер көне буе компьютер артында утыра” дип язып чыкты шушы ел башында бер күренекле язучы республика гәзитендә: нишләп компьютер артында утыра икән ул балалар. Ходайның рәхмәте, дип сорыйсы килә бу язучыдан, нормаль кешеләр компьютерның алдында (каршында) утырып эшли бит!

Хәзер безнең журналистлар сидеть за рулемны букваль тәрҗемә итеп, бөтен кешеләрне дә руль артына утыртты: “Дмитрий Медведев бәйрәмгә руль артына утырып килде” (чын татарча – “... машинаны үзе идарә итеп яки рульгә үзе утырып килде: руль артына дип әйтү һич кенә килешми – рульнең артына түгел, алдына утыралар бит!) “Мәскәүдән Казанга – китап артыннан” (мәкаләнең исеме). Болай туган телен белмәгән татар балалары гына сөйләшергә мөмкин: ипи артыннан килдем (за хлебом пришел). Әлеге мисаллардагы җөмлә болайрак булырга тиеш иде: “Мәскәүдән Казанга – китапка дип" (яки китап алырга дип).

Соңгы вакытта тел сүзе белән килгән гайре табигый әйтелмәләр кулланылышка кереп килә: “...татар телле мәктәпләрне ничек коткарырга?”, “Бүгенге татар телле матбугатка икеләтә авыр” (телне яхшы белгән журналистлар җитешмәгәндә бигрәк тә авыр, дип өстәр идем мин. – Р.Ю.). Чын татарча язарга һәм сөйләргә нияте булган кешегә: урыс телле, татар телле яки башка телле дип һич кенә дә әйтергә ярамый, тел сүзе үзенең иясе исеменә тартым кушымчасы ярдәмендә бәйләнә: татар теле, урыс теле һ.б. Бу - татар теленең катгый кануны. Урыс телле дигән гарип калька – русскоязычный формасына ияреп ясалган. Сәбәбе: тәрҗемәнең элементар ысулларын белмәү, оригиналның һәр аерым сүзе аерым бер сүз белән тәрҗемә ителергә тиеш, дип уйлау: русскоязычная школа. Игътибар: русскоязычная – урыс телле. Җиңел бит, баш катырып, уйлап торасы юк! Ул татарча дөресме–юкмы - монысы инде әһәмиятле түгел. Киләчәктә дә болай эшләсәк, ерак китә алмабыз, җәмәгать! Русскоязычная школа - ул урыс телле мәктәп түгел, андый мәктәп булмый, татарча уртача гына белгән кеше булса да, алай әйтмәс. Дөресе – урыс телендә укытыла торган яки урыс мәктәбе. Русскоязычные учащиесяурыс телле укучылар түгел, бәлки, урысча укый торган яки урыс телендә сөйләшүче балалар. “Көнчыгыш телләрне өйрәнү институты..." дип яза республика гәзитләренең берсе (дөресе – көнчыгыш телләрен). Гадәттә, татарча начар белгән татарлар шул рәвешле сөйләшә һәм яза. Ә бу бит үзәк республика гәзите. Гәзитләрнең бурычы мәгълүмат бирү генә түгел, үрнәк әдәби телдә язып, халыкта дөрес тел культурасы тәрбияләү дә.

Кыскасы, телебездә, бигрәк тә матбугатта, радио-телевидение тапшыруларында ялгышлар кимеми, киресенчә, арта гына бара. Болай дәвам итсә, татар теленең якын киләчәктә ниндидер бер ясалма телгә әверелүе ихтимал. Милләтнең, халыкның иң беренче билгесе тел икәнлеген истә тотсак, меңнәрчә ел төзелеп, камилләшеп килгән ана телебезнең, сыйфаты түбәнәя баруы белән бергә татар халкының үзенең дә асылы үзгәрергә, табигый халәте тутыгып таркалырга мөмкин.

Югары цивилизацияле, культуралы халык үзенең милләт буларак бетүенә, ана теленең югалуына битараф карый алмый. Без дә, борынгы тарихлы, югары культуралы татарлар да, телебезнең язмышына карата ваемсыз булмабыз, аның көннән-көн бозыла баруын тыныч кына күзәтеп тормабыз.

Туган телебезне саклап үстерү өчен нинди чаралар күрергә кирәк соң? Беренчедән, бу эш хөкүмәтебезнең даими игътибар үзәгендә булырга тиеш. Татар теленең динамикасын президентыбыз күзәтеп, андагы тискәре үзгәрешләрне туктатып, уңай борылыш өчен тиешле шартлар булдыруга үзе җитәкчелек итсен иде.

Министрлар Кабинетында ана телебезнең торышы, сыйфаты, үсеш перспективасы белән хөкүмәт исеменнән турыдан-туры шөгыльләнүче, бу процесс белән идарә итүче татар телен, культурасын, тарихын яхшы белгән, югары белемле (компетентлы) кешеләрдән торган бер махсус орган – бүлек булсын иде. Ул, иң әһәмиятле мәсьәләләрне вакытында һәм нәтиҗәле хәл итә алсын өчен, югары квалификацияле белгечләрне, күренекле галимнәрне үз тирәсенә туплап, шуларга таянып эш итсә, нәтиҗә булмый калмас.

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да тел үсеше, сөйләм культурасы мәсьәләләре белән җитдирәк, активрак шөгыльләнергә тиеш. Бу фәнни учреждениедә тәрҗемә теориясе һәм сөйләм культурасы бүлеге булдырылып, ул телебезнең сафлыгын саклау мәсьәләсе белән актив һәм нәтиҗәле шөгыльләнсен иде.

Журналистлар тәрҗемә принципларын һәм методларын татар һәм урыс телләре күренешләренең үзара нисбәтендәге закончалыкларны, сөйләм культурасының шартларын һәм технологиясен яхшы белергә тиеш. Күпсанлы гәзитләргә телнең сыйфаты өчен җаваплылыкны көчәйтергә һәм контроль булдырырга.

Һәм, ниһаять, мәктәпләрдә, урта һәм югары махсус уку йортларында татар телен укыту, сыйфатлы итеп укыту өчен җаваплылык арттырылырга тиеш.

Рүзәл Юсупов
Мәдәни җомга

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG