Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:12

Йәмән шартлавында 45 кеше һәлак булды


Йәмәннең көнчыгышында шимбә булган шартлауда һәлак булган кешеләр саны 45 җитте, кимендә 35 яраланды.

Бу хакта бүген җирле хакимиятләр игълан итте. Шартлауны интихарчы Абьян вилаятендә Җәәр каласында үткән җәназада оештыра. Анда хакимиятләр белән хезмәттәшлек итүче һәм “әл-Кайдә” террор төркеменә каршы көрәшергә ярдәм иткән гаилә әгъзаләре җыелган булган.

Үткән айда җирле хакимиятләр Җәәр шәһәре өстеннән контрольне үз кулына алган иде. Моңарчы бу кала сугышчылар кулында иде. Әмма барыбер бу төбәктә радикаль исламчылар һәм хакимиятләр арасында низаг дәвам итә.

Чәршәмбе көнне полиция ныгытмасына булган һөҗүмдә ике хәрби һәм бер җирле кеше һәлак була.

XS
SM
MD
LG