Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:18
"Идел-Урал" проекты: Хәрби Шура һәм Милли Идарә каршылыгы (I)

II Бөтенрусия мөселман хәрби корылтаеның эше озакка сузыла, делегатлар, бигрәк тә Идел-Урал дәүләте төзү мәсьәләсендә актив фикер алыша. Конкрет адымнар да ясала: төзеләчәк дәүләтнең премьер-министры һәм хәрби министры Ильяс Алкин булачак дигән хәбәр “Ил” газетында басыла (1918 ел, 27 гыйнвар,3 сан).

Ул Галимҗан Ибраһимовны (бу вакытта ул Уфада була) борчуга сала. Телефоннан шалтыратып, Ибраһимов корылтайдагыларга берничә сорау куя: “Идел-Урал дәүләте мәсьәләсенә татарлар белән башкортлар ничек карый? Башкортлар белән килешендеме? Дәүләт миллиме, әллә территориаль нигездәме төзеләчәк? Советлар белән мөнәсәбәтләр ничегрәк тора?” Г.Ибраһимов “Чулпан” гәзитендә мәкалә бастырып, анда корылтайның карарын яклавын белдерә, тик буржуазиягә карата дикъкатьле булырга чакыра (1918 ел 23 февраль, 6 сан).

Казан Мөселман комиссариаты үзенең органы булган “Кызыл байрак” аша дәүләткә каршы булмауларын әйтә, аны төзү процессына эшчеләрне һәм крәстияннәрне дә кертеп җибәрүне таләп итә.

Милләт Мәҗлесе Казанга җибәргән Тупраклы мохтарият һәйәте рәисе Галимҗан Шәрәф 25 февральдә Милли Идарәгә түбәндәге эчтәлекле телеграмма суга:

"Һәйәт кыска вакыт эчендә Идел-Урал өлкәсен (дәүләтен) игълан итәргә карар кылды. Өлкәне игълан итү тантанасына мөселман эшче һәм крәстияненең үз язмышын үзе хәл итүенең билгесе буларак бары тик Советлар платформасын яклаучы мөселман оешмалары катнашмаячак. Идел-Урал өлкәсенә бөтен Башкортстан, Казан губернасының мөселман өлкәсе һәм Казан шәһәре керә. Шулай итеп өлкәдә мөселман халкы 55 процент тәшкил итә. Өлкә игълан ителгәннән соң милләтләр нисбәтен билгеләү ысулы һәм өлкәдәге Советларның оештыру мәҗлесе җыелышы үткәреләчәк".

Казан Эшче, солдат һәм крәстиян Советы Идел-Урал өлкәсе турында түбәндәге карарны игълан итте:
  1. Милли шовинистлар белән берләшергә мөселманнарны Казанның башка революцион демократиясе (режимына) юнәлдерүне үзенең максаты дәрәҗәсенә җиткергәннәрнең явызларча кылган хөсетлекләренә кискен каршы чыга, Советлардан тәмам аерылып мөстәкыйль дәүләт төзүдән тыш, милли көчләрнең үзләрен җитәкләвен тулысынча яклавын белдерә.
  2. Советлар тирәсенә тупланган эшчеләрнең милли аермаларны исәпкә алмастан һәммәсенең дә бер үк фикердә булуын белдерә.
  3. Совет (төрле) халыкларның эшчеләре алга сөргән таләпләргә муафыйк рәвештә һәм, җирле шартларны исәпкә алып, үзенең киләчәктә милләтләрнең үзара ярдәмләшү һәм сыйнфый (көрәш) принципларын нигез итеп алып яңадан төзеләчәген игълан итә.
  4. Советның башында милли ярдәмләшү (теләктәшлек) ысулы белән сайланган Халык комиссарлары шурасы булачак. Совет Идел-Урал өлкәсен игълан итү өчен ашыгыч чаралар күрә.
  5. Совет президиумга Идел-Урал өлкәсен игълан итү турында Оренбур Советлары белән кичекмәстән хәбәрләшә башларга әмер итә.
Тупраклы Мохтарият һәйәте Идел-Урал өлкәсен игълан итү эшен Эшче һәм солдатлар Советының көн тәртибенә кертеп аның да шундый рәвешле карар чыгаруын тели. Нәтиҗә турында һәйәткә, Казан Советына һәм Казандагы Мөселман комиссариатына хәбәр итегез.
Һәйәт рәисе Галимҗан Шәрәф

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG