Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗетдинның белдерүе Кргановны аптырашта калдырган


Әлбир хәзрәт Крганов
Әлбир хәзрәт Крганов

Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин, Мәскәү һәм Үзәк өлеш идарәсенең низамнамәсе яңартылмаганга рәсми булмавын, Әлбир Кргановны бары тик Чуашстан мөселманнары җитәкчесе генә, дип белдергән иде.

Узган атна ахырында интернет сәхифәләрдә Тәлгать Таҗетдинның Мәскәү һәм Үзәк өлеш мөселманнары диния идарәсенең рәсми түгеллеген, Мәскәүдә үзләренең эшләрен алып баручы вәкилләре Шамил Кадыргуловның булуын белдергән язмалар пәйда булды.

Чуашстан диния идарәсе һәм шулай ук Мәскәү һәм Үзәк өлеш (Центральный регион) диния идарәләре рәисе Әлбир Крганов үзе бик үк аңлап бетермәгән бу белдерү хакында Тәлгать Таҗетдин белән сөйләшәчәген, низамнамәләренең Үзәк диния идарәсенекеннән аерылмавын һәм үзен Таҗетдин имзасы һәм мөһере белән расланып билгеләп куелуын әйтә.

Әлбир Кргановтан Азатлык радиосына әлеге белдерүгә карата аңлатмалар бирүен үтендек.

Тәлгать Таҗетдин һәм Әлбир Крганов Чуашстанның элекке президенты Николай Федоров (с) янында. 19 октябрь 2009
Тәлгать Таҗетдин һәм Әлбир Крганов Чуашстанның элекке президенты Николай Федоров (с) янында. 19 октябрь 2009
– Бу мәсьәлә хакында мин беренче тапкыр сездән ишетәм һәм кайдадыр язылган икән дип берәү шалтыраткан иде. Мөфти хәзрәт ялда иде, бу мәсьәлә хакында әлегә аның белән сөйләшкәнем юк. Бу хәбәрләр минем өчен дә яңалык булды, чөнки Үзәк диния идарәсенең президиумы 2010 елның 7 декабрендә Мәскәү һәм Үзәк өлеш җитәкчесе итеп мине билгеләү карарын кабул итте. Мөфти хәзрәт тарафыннан тапшырылган бөтен карарлар да безнең идарә карамагында. Мәскәү һәм Үзәк өлеш мөфтияте низамнамәсендә дә Үзәк диния идарәсе эченә кергәнлеге һәм аерылмас бер өлеше дип язылган. Бөтен карарлар һәм мөфтилеккә тапшырылган бөтен кәгазьләр дә мөфтинең үзенең мөһере һәм имзасы белән расланган.

Аптыраш... Рамазан аенда, бәлки, бу бер провокация гынадыр. Ни генә булмасын, мин шуны әйтергә тиеш: Русия мөселманнары Үзәк диния идарәсе - безнең төп йорт. Без бөтен ниятебез һәм күңелебез белән аның тирәсендә. Без баш мөфти Тәлгать хәзрәтне хөрмәт итәбез һәм аның догалары белән йөрибез.

– Бу хакта хәбәр басылган сәхифәдә, янәсе, Тәлгать Таҗетдин сезнең низамнамәгез Үзәк диния идарәсенеке белән туры килми һәм ул 2011 елның сентябренә кадәр аны дөресләп яңадан теркәргә кушкан булган.

– Низамнамәләребез безнең тулысынча бер-берсенә туры килә. Үзәк диния идарәсенә кергән барлык диния идарәләренеке кебек безнеке дә тәңгәл килә. Безнекендә дә башка зур мөфтиятләрнекеннән күп аерма юк. Иң кирәкле матдә: "Үзәк диния идарәсенә керә һәм аның өлеше булып тора" дигән мөһим сүзләр бар. "Төбәк идарәсенең башлыгын баш мөфти билгели" дигән сүзләр дә язылган. Бу низамнамә эше белән мин үзем шөгыльләнмәдем, аны юристлар төзеде. Мисал өчен, "Мәскәү шәһәре һәм Русиянең үзәк өлеше диния идарәсе" дип әйтергә ярамады. Әлегеләр хакында безнең юристлар юстиция министрлыгы белән бергә эшләде. Ләкин бездә Үзәк диния идарәсе низамнамәсеннән читкә тайпылу юк.

Эш кәгазьдә генә түгел бит. Кәгазьдә күп әйберләр булырга мөмкин, әмма без күп еллар инде Үзәк диния идарәсенең бердәмлеген саклап торабыз, баш мөфти җитәкчелегендә, аны лидерыбыз буларак кабул итеп эшлибез. Иң кирәк булганы менә шул. Безнең бара торган юлыбыз - бер эшне алып бару.

– Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: "Мәскәүдә үзебезнең вәкиллегебез бар, аның җитәкчесе Шамил Кадыйргулов", дип әйтә.

Әлбир Крганов (с), Тәлгать Таҗетдин Шыгырдан Сабантуена килгән кунаклар белән күрешә. 20 июнь 2011
Әлбир Крганов (с), Тәлгать Таҗетдин Шыгырдан Сабантуена килгән кунаклар белән күрешә. 20 июнь 2011
– Хәзрәтнең бу белдерүе дөрес. Озак вакытлардан бирле Мәскәүдә Үзәк диния идарәсенең вәкиллеге эшли. Анда элек Рөстәм Вәлиев эшли иде. Хәзер аңа Шамил Кадыйргулов җитәкчелек итә. Ул элек Русия президенты хакимиятендә эшләде. Дини эшләрне алып барды. Хөрмәткә ия җитәкче кеше ул, әмма хәзрәт түгел, административ эшләрне башкара. Аның булуы табигый һәм кирәк тә. Мәскәү мөфтияте күбрәк мәхәлләләр белән эшләсә һәм дин эшләрен алып барса, вәкиллек һәм мөфти хәзрәтнең сеңелесе Рауза ханым резиденция җитәкчесе булып хезмәт итә, алар турыдан-туры Үзәк идарәнең Мәскәүдә хакимиятләр һәм чит ил вәкиллекләре, илчелекләр һәм эре оешмалар белән эшләрен алып баралар. Алар белән безнең аралар бик әйбәт, эшләрне бергә башкарып киләбез.

– Мәскәү һәм Үзәк өлеш диния идарәсенең рәсми булу-булмавына ачыклык кертү өчен Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән сөйләшеп алырга исәбегез юкмы?

– Бар. Без, Аллага шөкер, мөфти хәзрәт белән еш кына сөйләшеп торабыз. Аралашуда ерагаю һәм салкынаю булганы юк. Бу килеп туган мәсьәләне мин проблем итеп күрмим. Шушы араларда күрешербез дә һәм сөйләшербез дә дип торам. Бу хәлне мин куертмас идем һәм кайберәүләр тарафыннан оештырылган провокация дип кенә кабул итәм.
XS
SM
MD
LG