Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:53

Грозныйда хәрбиләр утырган машина шартлатылды


Русия эчке гаскәрләренең матбугат хезмәте башлыгы Васий Панченков хәбәр иткәнчә, дүшәмбе Грозныйда хәрбиләр барган машина шартлатылды, 3 кеше һәлак булды, тагын өчесе авыр җәрәһәтләр алды.

Террорга каршы дәүләт комитетында тыныч халыктан да зыян күрүчеләр булуы турында әйтәләр.

Элегрәк Русия эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, дүшәмбе көнне Грозныйда булган шартлаулар – интихарчы-террорчылар белән бәйле түгел, дип белдергән иде.

Шартлаткычны зарарсызландырганда 4 хәрбинең һәлак булуы турында әйтелде.

XS
SM
MD
LG