Accessibility links

ТР Тикшерү комитеты: Гатауллин башка җиргә күчерелгән


“Идел-Хаҗ” ширкәте идарәчеләр шурасы рәисе Рөстәм Гатауллинның 1нче санлы тоткарланган кешеләрне тоту урыннан башка җиргә күчерелүен Татарстандагы тикшерү комитеты рәисе ярдәмчесе Андрей Шептицкий җирле мәгълүмат чараларына раслады.

“Ул тикшерү гамәлләрендә катнаша, бар эшләр дә кануни төстә алып барыла” дип әйткән ул.

Элегрәк Гатуллиның яклаучысы Марина Еникеева аның тоткыннарны тоту урыныннан юкка чыгуы, Яшел үзәнгә алып китүләре һәм яклаучыны катнаштырмыйча ниндидер гамәлләр оештыруы хакында белдергән иде.

Ул Гатауллинга басым ясап, гаебне үз өстенә алырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр, дип фаразлады.

“Идел-Хаҗ” ширкәте идарәчеләр шурасы рәисе Рөстәм Гатауллин мөфти Илдүс Фәизне үтерергә омтылу һәм Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Валиулла Ягъкубны үтерүдә шикләнелеп кулга алынды.
XS
SM
MD
LG