Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Зарипова Олимпия уеннарында җиңү яулады



Лондонда барган Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында 3 мең метрга киртәләр аша йөгерештә Юлия Зарипова җиңү яулады. Дүшәмбе кичендә узган финал йөгерештә ул бу төрдә тарихта өченче нәтиҗә күрсәтте - 9:06.72. Икенче урында Тунистан Хәбибә Гриби, өченче урында - Эфиопиядән Суфия Асифа.

Юлия Зарипова (кыз исеме Заруднева) тумышы белән Волгоград өлкәсеннән, 2010 елда Татарстан йөгерешчесе Илдар Зариповка кияүгә чыгып хәзер Казанда яши.

Шул ук финалда катнашкан Чаллы кызы, бу төрдә дөнья һәм Олимпия рекордлары иясе Гөлнара Самитова-Галкина бу юлы уңышка ирешә алмады. Дүрт ел элек Пекин уеннарында җиңү яулаган Гөлнара бу юлы ярты юлны узганнан соң ярыштан төшеп калырга мәҗбүр булды.

Зарипова җиңүеннән соң Русия җыелмасы сигезенчедән алтынчы урынга күтәрелде. Хәзер аның 7 алтын, 17 көмеш һәм 18 бронз медале бар (7+17+18=42).

Беренче урында Кытай (31+19+14=64), икенче урында АКШ (29+15+19=63), өченче урында Британия (18+11+11=40) бара.
XS
SM
MD
LG