Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андрей Макаревич Русия президентына ачык хат язды


Автор-башкаручы Андрей Макаревич Русия президенты Владимир Путинга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Макаревич анда мәхкәмәләрдән һәм илдәге коррупциядән зарлана.

“Московский комсомолец” сәхифәсенә куелган хатта “бездәге мәхкәмә йә яраксызларны җәзага тарту машинасы гына, йә шикаять итүчеләрдән акча суыру җайланмасы” дип әйтелә.

“Әгәр якын арада вәзгыять үзгәрмәсә, бу тоташ һәлакәткә китерәчәк”, диелә хатта.

Макаревич соңгы вакытта илдәге иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнаша. Президент сайлау алды кампаниясе вакытында ул Михаил Прохоровның ышанычлысы иде.

Pussy Riot панк-төркемен яклап та чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG