Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хөкүмәте премьер оппозиция ягына чыккач беренче утырышын үткәрде


Сүрия хөкүмәте, элекке премьер-министр Омар Һиҗаб Иорданиягә качкач, кичә үзенең беренче кыска вакытлы утырышын үткәрде.

Сүрия рәсми мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Һиҗаб үзенең оппозиция ягына чыгуын белдереп илдән киткәч булган утырыш Омар Гәләвәнҗи җитәкчелегендә үткән.

Сүрия хакимияте, экс-премьердан кала, тагын ике яки өч министрның илдән качу хәбәрен кире кага.

Сүриянең берничә төбәгендә хөкүмәт гаскәрләре белән гыйсьянчылар арасында сугыш дәвам итә. Associated Press Алеппо шәһәрендә солдатларның әле күптән түгел генә бер төркем кешеләрне үтерүен хәбәр итә. Бу хакта исән калган бер яшь егет сөйләгән.

Кичә гыйсьянчыларның бер төркеме шушы араларда Димәшктә урланган 40 иранлының үз кулларында булуын белдерде. Гыйсьянчылар алар Иран инкыйлабы гвардиясе белән бәйләнештә булырга мөмкин дип шикләнә. Тәһран аларның бары тик хаҗилар гына булуын белдерә.
XS
SM
MD
LG