Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:12

Депутат Геннадий Гудков Русия президентына ачык хат әзерли


Геннадий Гудков Мәскәүдә 12 июнь көнне үткән оппозиция митингында чыгыш ясый

Геннадий Гудков Мәскәүдә 12 июнь көнне үткән оппозиция митингында чыгыш ясый

Русия думасында «Гадел Русия»дән депутат Геннадий Гудков август ахыры, сентябрь башында Владимир Путинга ачык хат язачагын белдерде. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Ул хатында Путинның игътибарын «илдәге сәяси низагларның көчәюенә» юнәлтәсе килә. Аерым алганда, Гудков фикеренчә, хокук саклау системасы һәм президент администрациясе сәяси золым коралына әверелә. Дәүләт думасы исә ил халкының ышанычын югалтты. Ышанычны кире кайтару өчен вакытыннан элек сайлау үткәрү кирәк, ди Гудков.

Гудков хатында соңгы вакытта үзе белән булган хәлне дә тасвирларга җыена. Тикшерү комитеты, Гудков Дәүләт думасы депутаты буларак, канун белән тыелган бизнес белән шөгыльләнә, дип белдергән иделәр. Аңа кадәр аның туганнарының шәхси сак оешмасы белән дә пролемнары килеп чыкты. Гудков бу хәлләрне үзенең оппозициядәге эшчәнлеге белән бәйли.

XS
SM
MD
LG