Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

Казан мәчетләренә йөрүчеләр кимегән


Мөслимәләр әйтүенчә, һөҗүмнәрдән соң кешеләрдә мөселманнарга карата шик туган

Мөслимәләр әйтүенчә, һөҗүмнәрдән соң кешеләрдә мөселманнарга карата шик туган

Һөҗүмнәрдән соң мөселманнарны тоткарлаулар, тикшерүләр башлану сәбәпле, Казан урамнарында яулыклы кызлар, сакаллы егетләр кимеде. Тәрәвихләргә килүчеләр дә хәзер күпкә азрак икән.

Татарстанның башка шәһәрләренә караганда, Казан мөслимәләрнең һәм мөселман егетләренең күп булуы белән электән үк аерылып тора иде. Соңгы елларда аеруча яулыклы кызларның арта баруы билгеле. Диндә булмаучы яшьләрнең күпчелеге нәкъ Казанда дингә килеп, шәригатьчә киенә башлаган. Мәчетләрдә һәр намаз саен халыкның күпләп җыелуы да күренә иде.

Мөфти Илдус хәзрәт белән Вәлиулла хәзрәткә булган һөҗүмнәрдән соң барлык мөселман шик астына алынгач, урамнарда аларның кимүе сизелде, мәчетләргә көн дәвамында намазга килүчеләр дә күп түгел икән. Тәрәвихләргә узган еллардагы кебек кеше агылып тормый. Мөселманнар урамда төннәрен йөрүдән дә сакланырга тырыша.

“Элек мондый хәлнең булганы юк иде. Тәрәвихләрдә кешеләр тулып тора иде, хәзер намаздан соң мәчетләрдән автобуслар буш китә. Мөселманнар кичләрен урамга чыгарга шикләнә. Мин үзем шәһәр үзәгендә эшлим, монда мөселман яшьләре күбрәк очрый, шәһәрнең башка якларында, әлбәттә, алар кимегәндер”, дип сөйләде мөслимә Айгөл Садретдинова.

“Дәүләт сынауны үтмәде”

Петровский җирлеге мәчете имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зарипов та "мәчеткә кешеләр әзрәк йөри" ди. Дин тарихы буенча, мөселманнар һәрвакытта бәла-казаларга очрап, иманнары сыналу сәбәпле, бу хәлләр дә аларга сынау буларак килде, ди ул. Әмма, беренче чиратта, мөселманнар сыналса, икенчедән, дәүләт тә сыналды, ди Сөләйман хәзрәт.

Сөләйман хәзрәт Зарипов

Сөләйман хәзрәт Зарипов

“Минемчә, мәчеткә йөрүчеләр азайды. "Алай-болай эләкмим" дип шикләнәләр. Читтән килгән халык кимеде. Нинди генә бәла-каза булмасын, ул - сынау. Гомумән, мөселманнарга сынаулар булырга тиеш. Яңа Русия төзелгәч, мондый хәлләр булмады. Бу беренчедән, мөселманнарга сынау булса, икенчедән, дәүләткә дә сынау иде. Дәүләт сынауны үтмәде. Икенче яктан, мөселманнарга да моны аңларга кирәк. Дәүләт тә ни эшләргә кирәклеген белмәде.

Кайберәүләр полицияне генә гаеплиләр, бу дөрес түгел, аларның да эше бар, гаеплеләрне табарга тиешләр. Әмма бер генә нәрсә: алар мөселманнарны рәнҗетмәсеннәр иде”, ди Сөләйман хәзрәт.

Мөслимәләр әйтүенчә, һөҗүмнәрдән соң башта мөселманнарның үзләрендә генә түгел, мөселманнарга карата да кешеләрдә шик туган. “Автобуста барганда миннән читләшәләр иде”, ди Айгөл Садретдинова. "Хәзер карашлар бераз йомшара төште, шулай да җәмгыятьтә шик мохите саклана", ди мөслимәләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG