Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:09

Мәскәүдә “Рамазан чатыры” ачылды


“Рамазан чатыры” Тәүбә тавына урнашкан һәм аңа 600 кеше сыя. Бу проектны оештыручыларның берсе Камил Маннапов сүзләренчә, милләте һәм дине нинди булуга карамастан, теләгәннәр “Рамазан чатыры”нда мөселманнар белән бергә ифтар ашыннан авыз итә ала.

Бу чатыр 18 августка кадәр эшләячәк. Оештыручылар анда Азәрбайҗан, Иран, Казакъстан, Татарстан, Төркия, Төркмәнстан мәдәнияты белән таныштыру өчен махсус програм да әзерләгән. Шулай ук ногай мәдәнияте көннәре дә узачак.

XS
SM
MD
LG