Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус үзенең Швециядәге илчелеген чакыртып алды


Беларус үзенең Швециядәге дипломатларын чакыртып алды һәм Швециягә дә Беларустагы илчелеген кире иленә кайтарырга тәкъдим итте. Ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр туктатылмый, дип хәбәр итте Беларус тышкы эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Мински бу карарны Швециядән үзенең ике өлкән дипломатының куылуы һәм яңа Беларус илчесенең илгә кертелмәвеннән соң кабул итте.

Аңа кадәр Беларус хакимиятләре Минскидан Швеция илчесе Стефан Эриксонны куды. Беларус мәгълүмат чаралары Эриксонны “экстремистларны яшерү һәм аларга акча биреп ятуда” гаепләп чыкты.

Швеция исә Минскиның бу гамәле илче Эриксонның Беларуста кеше хокукларын яклап ясаган чыгышыннан соң булды, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG