Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:08

Грузия һәм Көньяк Осетиядә 2008 ел сугышы корбаннарын искә алалар


Грузиядә 7 һәм 8 август матәм көннәре дип игълан ителгән. Президент Михаил Саакашвили фәрманы нигезендә 2008 елда Русия белән Грузия арасында булып алган кыска сугышта һәлак булганнарны искә алу уңаеннан дәүләт байраклары төшерелгән, күңел ачу чаралары тыелган.

Кораллы низагның дүрт еллыгы бу көннәрдә Көньяк Осетиядә дә искә алына.

Кичә Цхинвалда "Утка тотылган рәсемнәр" исемле күргәзмә ачылды һәм һәлак булганнарның рухына дога кылынды. Чиркәүдә гыйбәдәттән соң матәм чарасы Хәтер музеенда дәвам итте.

Бүген Цхинвалда чит илләрдән килгән осетиннар белән очрашулар һәм түгәрәк өстәл сөйләшүләре үтә.

XS
SM
MD
LG