Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алеппода гыйсъянчылар яткан районнар кабат каты утка тотылды


Сүриянең Алеппо каласында хөкүмәт гаскәрләре гыйсъянчылар качып яткан районнарны яңадан каты утка тотты.

Бу хакта Лондондагы Сүрия хокук яклаучылар хәбәр итте. Алар әйткәнчә, чәршәмбе көнне бөтен илдә 167 кеше һәлак булды, алар арасында 95 кеше тыныч халыктан, 54 хәрби һәм 18 гыйсъянчы булган.

Алеппода чәршәмбе көнне 33 кеше үтерелгән, аларның күбесе тыныч кешеләр.

Чәршәмбе көнне гаскәрләр яңадан оппозиция көчләренә танклар һәм хәрби очкычлар белән һөҗүмнәр башлап җибәрде.

Гыйсъянчылар ярты шәһәрне үз кулына алу турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG