Accessibility links

Хокук саклаучылар Казан мәчетләрендә 142 сәләфи табуын белдерә


Русия Эчке эшләр министрлыгы Идарәсәнең Казандагы бүлеге башлыгы Рөстәм Аманов Казан мәчетләрендә сәләфи карашларын яшермәгән мөселманнарның күплегенә борчу белдерде.

Чәршәмбе көнне Казан шәһәр депутатлары чираттан тыш утырышында экстремистлыкка каршы көрәш мәсьәләсен карады.

"Элегрәк сәләфиләр игътибарны җәлеп итмәскә тырышсалар, хәзер алар ап-ачык рәвештә чараларын үткәрә, соңгы айларда гына 5 каршылык чарасын оештырды. Рәсми оешмалар артында республикадагы тотрыклыкны бозырга теләгән, үз ягына күбрәк тарафдарлар җәлеп иткәргә теләгән, традицион булмаган ислам вәкилләре тора", дип әйткән Аманов.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итте.

Аманов сүзләренчә хокук саклаучыларның игътибарын 142 кеше җәлеп иткән. Алар Нурулла, Әл-Ихлас, Өметләр, Казан нуры, Әл-Иман мәчетләрендә җыела, дип әйткән Аманов.

Татарстанда “Әт-Такъфир”, “Хизб ут-Тәхрир”, “Тәблигъ” кебек тыелган оешма тарафдарлары эш итә дип әйтә хокук саклау оешманың вәкиле.

"Экстремист юнәлешле җинаятьләрне тикшерү авыр булса да Казанның полиция гарнизоны бөтен юнәлешләрдә экстремистлыкка каршы көрәш алып бара" дип белдерде Аманов.
XS
SM
MD
LG