Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:46

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Гөбәйдуллин һәм Корманов тәкъдим ителде


Русия Үзәк сайлау комиссиясе чәршәмбе утырышында Татарстан президентына юстиция министры Мидхәт Кормановны, Татарстан Дәүләт шурасына сенатор Әкъзәм Гөбәйдуллинны Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү хокукы булган әгъзалар итеп билгеләргә тәкъдим итте.

17 сентябрдә Татарстандагы сайлау комиссиясенең мөтдәте бетә һәм канун нигезендә ул яңадан төзелергә тиеш.

Барлыгы Үзәк сайлау комиссиясенә 14 кеше керә, аларның яртысын Татарстан дәүләт шурасы, икенче яртысын Президент билгели. Анда башкарма, канун чыгару, муниципаль хакимият һәм сәяси фирка, иҗтимагый оешма вәкилләре дә керә.

XS
SM
MD
LG