Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төзекләндерү сәбәпле Кол Шәриф мәчете ябылырга мөмкин


Рамазан ае тәмамлангач, Кол Шәриф мәчетендә төзекләндерү эшләре башланырга тиеш. Шуңа Рамазаннан соң, сентябрьдә мәчет ябылырга мөмкин. Бу хакта мәгълүмат чараларына Казан Кремле музей тыюлыгы башлыгы Зилә Вәлиева хәбәр итте.

Әлегә мәчет тулысынча ябылачакмы, яки өлешчә генәме икәне билгеле түгел, дип әйткән ул. Аның сүзләренчә мәчеттә өстәге бизәкле тәрәзәләрне ныгытырга һәм һаваландыру системын төзекләндерергә кирәк. Әмма ул ябылу вакытын һәм эш күләмен әйтмәде.

Казанда булган террор гамәлләреннән соң Кол Шәриф мәчете имамы Рамил Юнысның Лондонга качып китүе турында хәбәрләр чыккан иде. Соңыннан аның дәүләт программы белән инглиз телен укырга баруы турында әйтелде.

"Казан кремле" музей тыюлыгы җитәкчесе урынбасары Рамил Хәйретдинов, "Кол Шәриф" мәчетендәге төзекләндерү сәбәпле ябылып торуы 19 июль террор гамәлләре белән бәйле түгел, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG