Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядәге бәрелешләрдә хөкүмәт гаскәрләре җиңеп бара


Сүриядеге гыйсъянчылар төп сыену урыны булган Алеппо каласындагы Сәләхетдин районыннан чыкты, дип хәбәр итте Франс-пресс агентлыгына "Сүрия ирекле армиясе" башлыкларының берсе Хөссәм абу Мөхәммәд.

Аның сүзләренчә хәзер Сәләхетдингә хөкүмәт гаскәрләре керә.

Элегрәк Алеппода хөкүмәт гаскәрләренең гыйсъянчылар качып яткан районнарны яңадан каты утка тоттуы турында хәбәр ителгән иде.

Сүриянең сәйдә үзәге һәм илнең иң зур шәһәрләренең берсе булган Алеппода сугышу инде 28 июльдән бирле дәвам итә. Ул вакытта президент Бәшәр Әссадка буйсынган хәрбиләр гыйсъянычыларга каршы сугыша башлады.

Бүген президентының яңа хөкүмәт җитәкчесен билгеләү турында билгеле булды. Элеккегесе Рияд Хиҗап оппозиция ягына күчкән иде. Яңа премьер-министр итеп сәламәтлек саклау министры Ваәл әл Халки билгеләнде.
XS
SM
MD
LG