Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорстандагы "Ислам җәмәгате" эгъзаләре төрмәгә китә


Русия Югары мәхкәмәсе "Ислам җәмәгате" оешмасы әгъзәләре Данил Габдулхаков һәм Венер Хәзетдиновка карата чыгарылган хөкем карарын кануни дип тапты.

2011 елда Башкортстанның Югары мәхкәмәсендә җәмәгать утырышчылары "Ислам җәмәгате" оешмасы вәкилләре гаепле, дигән карар чыгарган иде.

Бу хакта агентлыкларга Башкорстандагы Федераль иминлек хезмәтенең идарәсе вәкилләре хәбәр итте.

Габдулхаков Җинаятьләр кодексының 6 мәддәсе белән хөкем ителде, аңа гомерлек төрмә җәзасы бирелде. Хәзетдинов 4 мәддә белән гаепләнеп, 23 еллык төрмә җәзасына хөкем ителде.

Бу кешеләрнең 2001-2004 елда Башкортстанның Беларет районында кораллар, азык-төлек, хәрби кием, сугышу өчен кирәкле коралларны саклау өчен урыннар әзерләгән булуы дәлилләнгән. Шулай ук, аларның һәм бу оешмага кергән башка вәкилләрнең террор гамәлләренә, корал алу, хәрби-күнегү лагерьларын ачуга әзерлек мәсьәләре хакында яшерен рәвештә Татарстанда һәм Башкортстанда сөйләшүләр алып баруы билгеле.
XS
SM
MD
LG