Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:06

Әл-Ихлас мәчетенә ябылу куркынычы яный


Казандагы Әл-Ихлас мәчете мәхәлләсе бу көннәрдә киеренке хәлдә яши. Атна башында Татарстан диния нәзарәтендә үткән җыелышта башкаланың унбер мәчете имамнары аны ябырга дип тавыш биргән. Әл-Ихлас имамы Рөстәм Сафин бу хәбәрне көткән булган.

Татарстан башкаласының Мәскәү районында урнашкан Әл-Ихлас мәчетенә йөрүчеләр “гыйбадәт йортын ябырга телиләр” дигән яңалыктан соң шомланып калганнар. Мәчеткә йөрүче хатын-кызлар Әл-Ихласның алар өчен якын урнашуын һәм тирә-якта башка мәчет булмавын әйтте.

“Безнең мәхәлләгә якын бер мәчет тә юк, рәхәтләнеп шушы мәчеткә киләбез, дини гыйлем алабыз, дәресләр бирәбез. Әгәр дә безнең бу мәчетебезне япсалар, кайда барырбыз? Без, әбиләр, транспортларга утырып башка урынга йөри алмыйбыз. Бик тә үтенеп сорыйбыз, мәчетебезгә кагылмасыннар, аңа тимәсеннәр.

Бу гыйбадәт йортын без үз кулларыбыз белән эшләдек. Нәзарәт тә, хөкүмәт тә бер тиен дә ярдәм бирмәде. Әбиләр, хәтта балаларга кадәр шушы мәчет өчен тырышты, Рамазан аенда ураза тота-тота эсседә эшләгән яшьләребезгә Аллаһның рәхмәте яусын. Мәчетне ябырга беркемнең дә хакы юк, ул – Аллаһ йорты. Без моңа каршы чыгабыз”, ди Фәүзия Салаватова. Аның сүзләренчә, Әл-Ихласка ир-атлар да, хатын-кызлар да күп йөри. Мәчеттә аның кебек сабак бирүче, Коръән ашларына йөрүче дистәләгән абыстай бар икән.

Әл-Ихласка ачылган көненнән башлап йөрүче Әлфия Бәширова да әлеге гыйбадәт йортының халык хисабына яшәвен әйтте.

“Бу мәчеттә без хөрмәт иткән Рөстәм хәзрәт эшли. Бик шатланып җомга намазына, тәрәвихка йөрибез. Ул безнең мәчет. Нишләп аны һаман җәберлиләр, нигә Рөстәм хәзрәтне дә, безне дә кыерсыталар”, ди Әлфия Бәширова.

Әл-Ихласның икенче имамы Рөстәм хәзрәт Сафин исә бу хәбәрне алдан көткән булган. Ул моны мәчетнең иҗтимагый активлыгына бәйли.

Рөстәм Сафин каршылык чарасында чыгыш ясый

Рөстәм Сафин каршылык чарасында чыгыш ясый

“Ошбу вакыйгалар элеккеге вакыйгаларның дәвамы булып тора. Бу бик зур сәясәт. Митингта чыгыш ясаганда Татарстанның махсус органнары имамнарны җыячаклар, алар белән эшләячәкләр дип әйткән идем. Менә бу хәбәр инде ачык дәлил булып тора. Мәскәү сәясәте – Татарстанны буйсындыру. Моның өчен төрле ысуллар кулланыла. Республика янәсе тынычлыкны булдырган, утыртсалар утыртсыннар, әмма ләкин сез имамнар битараф булырга, бу эшләргә тыкшынмаска тиеш. Ни кызганыч, бар авырлык Ихлас мәчетенә эләкте”, ди Рөстәм Сафин.

Аның сүзләренчә, әлеге мәчет 2004 елда халык көче белән булдырыла, ул диния нәзарәтенә бәйле түгел. Шуңа да имамны да үзләре сайлап куя ала икән.

“Югарыда утыручы руханилар үз кешеләрен куярга теләделәр, әмма халык кабул итмәде. Ә халык монда шактый, җомгага 300-400 кеше җыела”, ди Сафин.

Бүген аңа канунга каршы килгән җыен үткәргәне өчен админстратив эш кузгатканнар. Шулай ук Әл-Ихлас мәчете дә Казан полициясе тарафыннан традицион булмаган исламчылар – сәләфиләр җыелган урын дип, махсус күзәтү астына алынган.

“Иң хәтәре – алар йогынтыларын арттыра бара, тарафдарлар җәлеп итә. Сәләфиләрнең иң радикал карашта булганнары Татарстанда бүген үк кораллы җиһадка әзер”, ди Казан шәһәренең полиция идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Аманов.

Атна башында Татарстанның диния нәзарәтендәге җыенда, Казанның 11 мәчет имамы, Әл-Ихлас – радикал карашлы исламчылар урыны дип бу гыйбадәт йортын ябырга тавыш биргән иде. Нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин белдерүенчә, юридик яктан мәчетне ябып булмый, тик идеологик юнәлештә ниндидер чаралар күреләчәк, ди ул.

Әл-Ихлас мәчете мәхәлләсе исә сәләфи, ваһһаби дигән төшенчәләрне белмибез, без бары тик ислам кушканча яшәүчеләр диләр. Алар фикеренчә, бу юнәлешләр бары тик мөселманнарны үзара дошманлаштыру максатын үти.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG