Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Мәскәүдәге Рамазан чатырына ифтарга килде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә оештырыла торган Рамазан чатырындагы ифтар мәҗлесендә катнашты, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

9 август кичендәге авыз ачу йоласы Татарстанга багышланган иде. Ифтарга барлыгы өч йөзләп кеше чакырылды.

Алар арасында сәясәтчеләр, мәдәният һәм сәнгать осталары, танылган табиплар, галимнәр, Русия республикалары һәм БДБ илләре вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге.

Чарада Русия мөфтияләр шурасы вәкиле, Татарстанның вәкаләтле вәкиле, Мәскәү хөкүмәтендә милләтара мәсьәләрне багучы департамент башлыгы, Татарстан президент идарәсендә дин эшләрен багучы бүлек башлыгы һәм башкалар чыгыш ясады.

Ифтарда Татарстанда булган террор гамәлләре искә алынды, тугрылыклы мөселманнар андый эшкә бара алмый, дип әйтелде. Ифтар ашыннан соң узган концертта кунаклар мөнәҗәтләр тыңлады.

"Рамазан чатыры" хәйрия чарасы Мәскәүдә ел саен ай буе Русия мөфтиләр шурасы башлангычы белән үткәрелә.
XS
SM
MD
LG