Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимиятләре җыелган уңышны читкә сатмаска куша


Татарстан хакимиятләре исеменнән урып-җыю эшләрен карап йөргән парламент башылгы Фәрит Мөхәммәтшин “Татарстан үз ихтыяҗларын капламыйча, бер грамм икмәк читкә китмәскә тиеш”, дип белдергән.

Корылык аркасында быел уңыш 30% азрак булырга мөмкин, дип әйткән авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов. Әмма икмәккә сорауның артуы һәм бәяләрнең үсүе авыл хезмәтчәннәренең зыянын капларга ярдәм итәчәк, ди ул.

Бүгенге көндә Татарстанда 74% артык җирләрдә икмәк урылган. Бырлыгы 2 400 меңнән артык тонна бөртек җыеп алынган, дип хәбәр итте рәсми чыганаклар.

Кайбер районнар алдагы ял көннәрендә уңыш җыюны тәмамларга тиеш.
XS
SM
MD
LG