Accessibility links

Кайнар хәбәр

2013 елдан дәүләт һәм муниципаль түрәләр керемнәрен күрсәтә башлый


Русиянең дәүләт һәм миниципаль хакимият оешма җитәкчеләре 2013 елның 1 гыйнварыннан керемнәр һәм милек турында хисаплар тапшырырга тиеш була.

Шул хакты төзәтмәләр Русия Хезмәт кодексына һәм коррупциягә каршы көрәш канунына әзерләнә, дип хәбәр итә Русия электрон матбугаты.

Төзәтмәләрне тәкъдим итүчеләр, казнадан акча алып эшләүче җитәкчеләрнең керемнәре башкалар өчен ачык булырга тиеш, дип саный.

Шулай ук җитәкченең хатыны яки ире, 18 яше тулмаган балалары да милек һәм керемнәр турында хисаплар тапшырырга тиеш була.

Әгәр бу канун талабе үтәлмәсә, җитәкчене эшеннән алуга кадәр җәза бирелергә мөмкин, дип әйтә Русия хезмәт министрлыгы вәкилләре.

Керемнәр турындагы хисапларны оешманы гамәлгә куючы караячак.
XS
SM
MD
LG