Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар метро казучы яңа машинага татарча-русча 70ләп исем тапкан


Казан метро төзүче оешманың җир асты юлларын казучы яңа машинасына исем бәйгесенә 70ләп тәкъдим килгән. Аларның күбесе татар телендә.

Казаннар шәһәр идарәсе интернет сәхифәсенә Сөмбел, Айгөл, Таңсылу, Гөлчәчәк, Чулпан, Нурсолтан һәм башка исемнәр язып җибәргән.

Урысча Маруся, Василиса, Катюша исемнәре тәкъдим ителгән.

Ахыргы карарны "Казаньметрострой" оешмасы ясаячак. Белгәнегезчә, әлеге оешманың җир асты юлларын казучы 3 машинасы Айсылу, Алтынчәч һәм Сөембикә исемнәрен йөртә.

Киләсе атнада җир казучы яңа машина Мәскәүдә метро төзелешендә эшли башларга тиеш.
XS
SM
MD
LG