Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:47

Сәясәт белгече Руслан Айсин белемсез "ислам белгечләрен" Татарстандагы вәзгыять турында әкият сөйләүдә гаепли.

Фәйзрахман Саттаров һәм аның мәхәллә әгъзаларына карата җинаять эше кузгатудан соң, Кол Шәриф мәчетенең элекке имамы Рамил Юныска да гаепләү белдерелде. Аны югары белем турында ялган диплом күллануда гаеплиләр. Элегрәк Федераль иминлек хезмәте үткәргән тикшерүдә аның Казан дәүләт аграр университетта алган дип күрсәткән дипломының ялган булганы ачыкланган иде. Университет вәкилләре дә аның дипломы рәсми бирелгән документтан нык аерылуын раслады.

Татарстан Дәүләт шурасында кабул ителгән яңа канун нигезендә республиканың дини оешмаларында бары тик бу җирлектә белем алган руханилар гына эшли алачак. Кайбер чигенүләр була ала, ләкин аларны искәрмә буларак кабул итәргә кирәк. Шулай ук чит ил ватандашларына дини оешма теркәү тыела.

Казанда атна саен диярлек каршылык митинглары үтә. Урам җыеннарын оештыруда катнашкан активистларга административ эшләр ачылган. Милли хәрәкәт активистлары Фәүзия Бәйрәмова һәм Рәфис Кашаповка 30 мең сумга якын штраф яный. Митингны оештыручыларның берсе - “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин да шик астында. “Болгар” кунакханәсе янында алдан килешенмәгән чара оештырган өчен аны җавапка тартырга мөмкиннәр.

Казанның Киров районында урнашкан “Әл-Ихлас” мәчете имамы Рөстәм Сафинны имамлыктан читләштерергә тырышалар. Бу тәкъдим белән Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин чыкты.

Лотфуллин сүзләренчә, Әл-Ихлас мәчетендә тыелган “Хизб ут-Тахрир” фиркасе тарафдарлары җыела. Якшәмбе көннәрендә мәчетнең мәхәллә халкы урам җыеннарында катнашып фетнә чыгаралар. Лотфуллинның бу фикере Казан мәчете имамнары тарафыннан хупланган, уртак фикергә килмәкчекләр.

Хокук саклау оешмалары дини җитәкчеләргә йөҗүмнәрне оештыруда шикләнелгән ике кешене эзләвен белдерә. Роберт Вәлиев һәм Рәис Мингалиев һөҗүмнәр белән бәйләнгән булырга мөмкин диелә. Аларның берсе интернетта гауга куптарып алган “Татарстан мөҗәһитләре” видеосында күренеп алганы да ачыклана.

“Мөфти Фәиз беренче дини сабакларын “фәйзрахманчылар” янында алган”

Фәйзрахман Саттаров фикердәшләре белән Торфяная урамында яшәп ятканда, йорт-җирләренә тәртип саклау оешмалары вәкилләре килеп керә. Ниндидер кәгазьләргә кул куярга мәҗбүр итеп, Саттаров тарафдарларын сорау алырга алып китәләр. Ә каралты-кура биләмәсендә яшәп яткан аналардан балаларын тартып алалар. Рәсми сәбәп: балалар начар шартларда яши, ашарларына юк, сәламәтлекләренә зыян килә. Балаларны яклау оешмалары вәкилләре, имештер, “катакомбаларда” яшәгән оланнарга тиешле тәрбия бирәчәкләр.

Дини сектанталар дип аталган халыкның кемгә зыяны тигәне әле дә билгесез. Соңгы вакытта алар турында ишеткән дә, белгән кеше дә юк иде. Ә хәзер “фәйзрахманчылар” – бөтендөнья матбугаты йолдызлары. Алар турында мәгълүматлар көннән-көн күпертеп бирелә. Әле кичә генә алар берничә катлы йортта яшиләр иде, ә бүген аларны җир астына “төшерделәр”. Әти-әниләреннән аерыласы килмәгән шат йөзле балаларны көн яктысы күрмәгәннәр дип ассызыклап үтәләр.

Сәясәт белгече Руслан Айсин боларны махсус эшләнгән дип уйлый. Ул мөфти Илдус Фәизнең дә дин юлында беренче адымнарын “фәйзрахманчылар” янәшәсендә ясаганын искә төшереп үтә.

“Хәзерге мөфти Илдус Фәиз исламга килгәндә беренче дини сабакларын Фәйзрахман Саттаровтан алды. Ул аны, гомумән, яшермәде дә. Бу секта вәкилләре Саттаровны "рәсүл" дип йөртәләр. Шуңа күрә без аларны исламнан чыккан дип әйтә алабыз, чөнки дин буенча Мөхәммәт пәйгамбәрдән соң бернинди дә рәсүл булмаячак. Бу хакта Коръәндә ачык язылган. Бу вазгыятькә килгәндә хәзерге хөкүмәтнең традицион булмаган исламга карашы бик тискәре. Әгәр кем дә кем руханиларның кагыйдәләренә туры килми икән, ул автомат рәвештә радикал яки террорчы дип санала. Шул исәптән, аларны да таркаттылар. Бу секта вәкилләре беркемгә дә ант бирмичә, барысын да “кяфер” дип йөрткән, чөнки алар бу традицион дин системына каршы килә. Икенчедән, бу кулга алу белән хокук саклау органнары башка мөселманнарга мисал күрсәтә. Янәсе, әгәр сезнең тарафтан тайпылышлар булса, сезне дә шундый ук язмыш көтә дип әйтергә телиләр. Гомумән, Саттаров фикердәшләренең Татарстанга тәэсире юк. Алар беркемгә дә комачауламый. Үзләренең мәхәлләсе белән яшиләр, әмма зур йогынты ясамыйлар. Аларны ниндидер радикал дип атау – көлке хәл”, ди Руслан Айсин.

“Юнысовка каныгу турыдан-туры һөҗүмнәр белән бәйле”

Соңгы тапкыр Рамил Юныс җәмәгатьчелек арасында мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб җеназасында күренгән иде. Шул көнне “Казан Кремле” музей-тыюлыгындагы мөдир урынбасары вазифасыннан китүе дә ачыкланды. Рәсми мәгълүматларга караганда, Юнысов Лондонга инглиз теле курсларына укырга киткән.

Шулай ук күптән түгел Кол Шәриф мәчете ремонтка ябыласы билгеле булды. Бу хакта “Казан Кремле” музей-тыюлыгы мөдире Зилә Вәлиева белдерде. Дөрес, әлегә төгәл дата билгеле түгел. Нибары 7 ел гына эшләп килгән мәчет яңартуга мохтаҗ икән.

“Миңа калса, Кол Шәриф мәчетен ремонтка ябу, Рамил хәзрәткә каршы җинаять эше кузгату турыдан-туры 19 июль вакыйгалары белән бәйләнгән, - дип дәвам итә Айсин - Чөнки Рамил Юныс - мөфтилеккә иң төп намзәт. Ул яшьләр арасында, бигрәк тә гыйлемле яшьләр арасында бик популяр. Өстәвенә, хәзерге мөфти белән каршылыкта булды. Миңа калса, моны “заказ” дип тә карарга була. Актив, гыйлемле кешеләрне бу рухи кырдан себереп алу сәясәте бара. Менә бу кырда тик Илдус Фәиз һәм аңа буйсынган имамнар калырга тиеш.

Юныс берничә ел дәвамында уңышлы гына эшләп килде, хөкүмәт һәм органнар тарафыннан аңа карата бернинди сораулар да тумады. Ә менә бу вакыйгалардан соң, аңа каршы кинәт кенә җинаять эше кузгаттылар. Димәк, монда бу терактлар белән туры бәйләнеш. Бүгенге вазгыятьтә оппозицион руханиларга сак булырга кирәк, чөнки алар артыннан да килергә мөмкиннәр.”

“Ялган белгечләр аркасында гади халык төшенкелеккә бирелә”

19 июль вакыйгаларыннан соң килеп чыккан вазгыять кызганнан-кыза бара. Тәртип саклау оешмалары яңа мәгълүматлар белән “сөендереп” тора. Мәсәлән, Федераль иминлек хезмәте вәкилләре татар ислам дөньясын какшатуда алдынгы рәтләрдә торган Рәис Сөләймановны “пиарчы” дип дип атады. Ул Кама аръягы урманнарында 3 меңнән артык ваһһабчы яшеренеп ятканын әйтеп үткән иде. Гадәттә, сүзләре өчен җавап бирергә ияләнмәгән Сөләйманов бу сүзләрне кире какты. Имеш, ул бары тик фаразлаган гына.

Үзләрен ислам белгече дип санаган кайбер экспертлар бу вакыйгалар ярдәмендә “йолдызга” әверелде. Аның берсе әле дә Татарстанны ваһһабчылар, урмандагы мөҗәһитләр белән куркытуны дәвам итә. Алар халыкка йогынты ясый алалармы?

“Миңа калса, алар бик начар йогынты ясарга сәләтле. Алар объектив фактлар турында сүз йөртми, алар мондагы вазгыять турында әкият сөйлиләр. Монда ваһһабчылар, террорчылар оясы дип куркытып торалар. Миңа калса, алар Мәскәүнең берәр заказын үтәү белән мавыга. Килешү буенча, бу шәхесләр Татарстанны Кавказ шикелле бер җөмһүрият итеп күрсәтергә тиешләр. Шуңа күрә, алар төрле әкиятләр уйлап чыгаралар, нәрсәдер язып карыйлар. Беренчедән, бу адәмнәр Татарстанга каршы эшли. Икенчедән, мондагы толерантлыкны бозу өчен бөтен көчен куялар. Татарстанның төрле яктан килгән уңышлары кемнеңдер теңкәсенә тия. Әлбәттә, гади кешеләр бу хәлләрне күзәтеп тора, ләкин акылы булган җирле халык моңа әһәмият бирми. Бу “белгечләр” Мәскәүгә карап эшли дип уйлыйм. Мәскәү түрәләре, массакүләм мәгълүмат чаралары бу фикерне актив куллана. Шуннан соң, Мәскәү экспертлары моны укып нәтиҗә ясыйлар. Кайбер дусларым да кайвакыт Татарстан террорчылары турында сораган очраклар булгалады. “Чыннан да сездә ваһһабчылар яшиме?” кебек сорауларны еш бирә башладылар. Белгеч дип саналучылар ялган җәмәгатьчелек фикере булдырырга тырышалар, гади халыкны төшенкелеккә бирелергә”, диде Руслан Айсин.

Иң кызыгы шул ки, мөселманнар тормышы экспертлары дип саналучы адәмнәрнең исламга кагылышлы бернинди белемнәре юк. Ләкин шуңа да карамастан, сенсация эзләп йөрүче матбугат чараларының ялган белгечләрне бу хәлләргә җәлеп итүе гадәти хәлгә әверелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG