Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов карары артында нәрсә ята?


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның республикадагы барлык хакимият дилбегәсен үз кулына алуы төрле даирәләрдә күп сораулар тудырды. Сәясәт белгечләре фаразлары да бер төрле генә түгел.


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның республика хөкүмәте башлыгы вазифасын да үз өстенә алуы көтелмәгән хәл булды. Соңгы көннәрдә төрле дәрәҗә хакимият баскычларында да, гади җәмәгатьчелек арасында да бу гамәлнең сәбәпләренә төшенергә тырышалар. Гәрчә Рөстәм Хәмитов үзе инде бу адымның төп сәбәпләрен хөкүмәт утырышында әйткән дә иде.

Шулай да президентның әлеге үзгәрешләргә керешүендә ниндидер яшерен максатлар күрергә тырышучылар да бар. Кайберәүләр фикеренчә, әлеге яңалык киләчәктә Башкортстанда президентлык атамасын бетереп, фәкать республика башлыгы дигән исемне генә калдыру өчен әзерлек булып тора. Анысы да бик мөмкин, ни өчен дигәндә, төбәкләр җитәкчеләренең президент атамаларын бетерү хакында бар илгә бәян ителде.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков
Ләкин Рөстәм Хәмитовның хөкүмәт рәисе вазифаларын да үз өстенә алуында әллә ни тирән мәгънә эзләмәскә кирәк дип әйтүчеләр бар. Танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, Рөстәм Хәмитов хөкүмәт җитәкчесе вәкаләтләрен дә үз кулына алып, фәкать финанс агымнарны каты контрольдә тоту бурычын гына куя.

“Ни өчен дигәндә, әлеге хөкүмәт артык үзаллы эш итә башлаган иде, туган-тумачалык, үз мәнфәгатьләрен күбрәк күз уңында тоту артты, ә икътисадны алга җибәрү буенча сизелерлек эшләр тормышка ашырылмады, – ди Илдар Габдрафыйков. – Шулай да президент хөкүмәтне отставкага җибәрмәде. Чөнки аның өчен республика Дәүләт Җыелышы-Корылтайның утырышын уздыру һәм шуннан соң гына министрлар кабинетын эшеннән бушату тәртибе бар”.

Илдар әфәнде сүзләренчә, Рөстәм Хәмитов керткән яңалык озакка сузылмаячак. “Сентябрь-октябрь айларында ук республика хөкүмәте рәисе тәгаенләнәчәк һәм ул вазыйфага, мөгаен да, әле яңа гына беренче вице-премьер итеп куелган Рәүф Ногманов билгеләнер”, ди Илдар Габдрафыйков.
XS
SM
MD
LG