Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әти-әнием Татарстанга мөстәкыйльлек сорап Ельцинга хат язды”


Сәгыйть һәм Ләйлә Садрилар
Сәгыйть һәм Ләйлә Садрилар

Татарларга һәм башка милләттән булган берничә йөз гаиләгә Кытайдагы золымнардан котылырга булышкан һәм Австралиядә татар мохитен тудырган Садрилар гаиләсенең күренекле вәкиле Ләйлә ханым 8 август көнне Аделаида шәһәренең мөселман каберстанында җирләнде.

Австралиянең Аделаида шәһәрендә фәләстинле бай сәүдәгәр Габделхәлил Шаһин мәчет төзегән һәм мөселман зиратын да ачкан була. Бу гыйбадәтханә аның исеме белән "Әл-Хәлил" мәчете дип атап йөртелә. Каберстан Аделаидада вафат булган мөселманнарны үз куенына сыендыра. Ләйлә Садри да бу зиратка җирләнгән.

Ләйлә Садриның улы, күренекле эшмәкәр, Көньяк Австралия татарлары ассоциациясе президенты Рөстәм Садри сүзләренчә, башта мәчеттә җеназа укылган һәм шунда, Рамазан ае булганга, халыкны үзләре оештырган ифтар ашына чакырганнар. Ләйлә ханымны искә алу ифтар ашына 300ләп кеше килгән.

Рөстәм Садри сүзләренчә, әтисе Сәгыйть тә, әнисе Ләйлә дә гомерләре буе Татарстанны бәйсез дәүләт итеп күрергә теләгән.

"Белүемчә, әти-әнием Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Ельцинга да мөрәҗәгать язды. Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан кебек Татарстанга мөстәкыйльлек бирелсен, дип үтенгән иделәр. Русия илчелегеннән килеп бу хат белән кызыксынып та йөргән иделәр. Бу Ельцинның суверинететны "сколько хотите, столько берите" дип әйткән вакытлары иде. Татарларның үзләренә мөстәкыйльлек килеп җитмәсә дә, алар Урта Азиядәге күпләрнең мөстәкыйльлегенә сәбәпче булдылар. Советлар берлеген кору Солтангалиевләрнең һәм безнең бабай Мөхәммәд Гариф Габитның да идеясе булган. Алар хәзер мөстәкыйльлек алды, Татарстан моңа җитешә алмый калды, автономиясе бар дип уйласак та, аның эчтәлегенең нинди икәнен һәрберебез дә белә", диде Рөстәм Садри.

Хокуклары кысылганнарга юл ачучылар

Рөстәм Садри әти-әнисенең бик тә татар җанлы кешеләр булуы турында әйтә. Кытайда коммунистлар кысуына түзә алмыйча, Садрилар үзләре Австралиягә күчкәч, башка татарларны да кеше хокуклары бозылмаган илгә китерү һәм татар мохите булдыру өчен бик күп тырышлык куялар.

"Беренчедән, Кытайда ул вакытта татарлар бик күп калмаган иде инде. Икенчедән, виза алу бик кыен иде. Минем белүемчә, әти-әни барлыгы 100ләп татар гаиләсенә Австралиягә килергә ярдәм итте. Аларның эчендә үзбәк катыш һәм уйгыр катыш татар гаиләләре дә бар иде. Милләтен аерып тормастан мөселман кардәшләребез дип, кулларыннан килгәннең барсын да эшләделәр. Аның эченнән монда Синҗаннан килгән 300ләп уйгыр гаиләсе дә бар. Алар барысы да әни-әти тырышлыгы белән килделәр дип әйтсәк, хак булыр. Татарларга килсәк, 100гә якын гаилә күченде.

Коры сүз белән генә эш бетми. Рәсми документларын эшләү, аларга кәфаләтлек, ягъни үз өстенә алып гарантия бирү, аларның чыгымнарын күтәрү эшләренең һәммәсенә дә әни белән әти бик күп көч куйды. Күпме вакытларын, финансларын тотканнарын, бәлкем, ул килгән адәмнәр үзләре дә белеп җитмәгәндер дип уйлыйм.

Сәгыйт һәм Ләйлә Садрилар татарларның Австралиягә килә башлавына 60 ел тулуга багышланган тантанада
Сәгыйт һәм Ләйлә Садрилар татарларның Австралиягә килә башлавына 60 ел тулуга багышланган тантанада
Австралиягә татарларны китерүгә зур өлеш куялар һәм килүчеләрнең балалары татар телен, татар мәдәниятен һәм ислам динен югалтмасын өчен әни Газраил абый белән икесе бергә татар мәктәбе ачып җибәрәләр. Бу мәктәптә мин укымадым, монда килгәндә зур идем инде. Әмма монда кечкенә вакытта килүчеләр һәм монда туучылар белем алды анда.

Үзем Кытайда татар мәктәбендә укый алмадым, чөнки уку яшенә җиткәндә ул ябылган иде. Мин рус мәктәбендә укыдым, татарчаны өйдә өйрәндек. Өйдә татарча гына сөйләшү канун кебек иде. Өйдән кала русчасын да, кытайчасын да, инглизчәсен дә кулланырга туры килде. Кытайда без казакъ телен дә, уйгыр телен дә өйрәнгән идек. Андагы җирле милләтләр казакълар белән уйгырлар иде, үз телләрендә аралашу җиңелрәк булды", ди Рөстәм Садри.

Садрилар ватандашлар сугышыннан соң, 1950 елда Кытайда хакимиятне коммунистлар үз кулларына алып, сталинча золым сәясәте үткәрергә керешкәч, илдән китү турында уйлана башлый. Әмма төрле каршылыклар, сәяси тотрыксызлык аларның бу теләгенә киртә булып тора. Бары тик 1975 елның августында гына Австралия визасын алуга ирешәләр. 1976 елның 11 февралендә Аделаида шәһәренә килеп төшәләр.

300ләп рус кешесе аларны тантаналы рәвештә каршы ала. Кытайда хакимиятләр Садриларга читкә китәргә аяк чалган вакытта, алар бу рус гаиләләренә документлар эшләргә ярдәм иткән була. “Әнием дә, әтием дә бервакытта да, берь яклы гына тар күңелле милләтчеләр булмады, алар һәр милләтнең дә тигез һәм хөр яшәвен теләде. Инглиз, рус һәм башка милләт вәкилләре дә безнең гаиләнең дуслары иде”, дип искә ала Рөстәм Садри.

Садрилар Аделаидада Икенче дөнья сугышы вакытында качаклар буларак Латвиядән киткән Мостафа Яблонскас гаиләсе һәм өлкән яшьтә булган өч кеше Кәримовлар белән танышалар.

Садрилар шуннан соң Сидней һәм Мельбурн шәһәрләрендә дә татар гаиләләре булуны ишетеп, аларны эзләргә китәләр.

1978 елда Көньяк Австралия татарлары ассоциациясенең низамнамәсе әзерләнеп теркәлә һәм бу оешманың беренче шәрәфле президенты итеп Ләйлә Садри сайлана.

1980 елда Ләйлә Садри Аделаида университеты залында бу шәһәрдә яшәүчеләрне татарлар белән таныштыру өчен яшьләр белән бергә беренче кичә әзерли. Үз кулы белән милли киемнәр тегә.

1986 елда европалыларның Австралиягә килүенә 150 ел тулу уңаеннан үткәрелгән фестивальдә Ләйлә Садри җитәкчелегендәге төркем концерт куя, милли ризыклар әзерләнә.

"Укымышлы һәм тырыш нәселдән"

Рөстәм Садри әнисен кайда гына булмасын, кем белән генә аралашмасын, һәркем белән дә уртак тел табып, абруй һәм хөрмәт казана торган шәхес буларак искә ала. Укымышлы һәм тырыш нәселдән булуын да әйтә.

"Әнинең әтисе Сәед Мөхәммәд Гариф Габит Сәетләр нәселеннән булган. Татар-дини мәгълүматларына күрә, бу олуг шәхес пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү галәйһи вә сәлләмнең нәселеннән килеп чыккан. Әнинең дә бу хакта исбаты бар иде. Безнең бабай бу хакта бик горурланып сөйләгән булган.

Әнисе Гайшә дә бик укымышлы, танылган бер ханым булган. Ул коммунистларның золымы аркасында Татарстаннан Чаржой аша качак булып качып Кытайга килә. Кытайда ул 38 яшендә Колҗа шәһәрендә вафат була. Әни абыйсы белән бергә бик яшь вакытында ятим кала. Белүемчә, әнигә ул вакытта 14 яшь кенә була", ди Рөстәм Садри.

Гайшә Габит (кияүгә чыкканчы Мөхәммәдиева) 1898 елда Колҗа шәһәрендә дини мөгаллим Юныс Карый Мөхәммәдиев гаиләсендә туа. Гайшәнең әнисе ягыннан әбисе Казанда күренекле мулла Хәсән Хөсәеновның кызы була.

Ләйлә Садриның әтисе Сәед Мөхәммәд Гариф Габит халыкара сәүдә эшләрендә танылган, чыгышы белән Казаннан, Шәрәфетдин Хаҗи Габитның улы була. 1880 елда Мәккә шәһәренә хаҗ кылгач вакыф оештырган Шәрәфетдин Хаҗи Кытайга көмеш төялгән дөя кәрәваннары җибәреп торган, ә аннан чәй, ефәк һәм фарфор китерткән. Колҗа шәһәрендә сәүдә транзиты биналары төзетә. Татар, уйгыр, үзбәк балалары да үз диннәрен, телләрен һәм гореф-гадәтләрен белеп үсеннәр дип "Кәшифия" исемендәге мәктәп-интернат та ача.

1884 елда туган Сәед Мөхәммәд Гариф Габит 1905 елга кадәр Казан университетында укый. Университетта студентларның күтәрелешләре башлангач, Колҗага килә. Әтисе оештырган мәктәпне тагын да яхшырак итү эшенә керешә. Ул елларда мәктәптә китапханә дә ачыла.

Гайшә Мөхәммәдиева әнә шул мәктәптә белем ала. Укуны тәмамлар вакыты җитеп килгәндә 28 яшьлек Гариф Габитов белән алар арасында мәхәббәт хисләре уяна һәм 1913 елда өйләнешәләр. Бер елдан уллары Газраил туа. 1917 елда Казанга киләләр, шунда 1918 елның 5 октябрендә Ләйлә дөньяга килә. Буталчыклы ватандашлар сугышы барган вакытта Гарифны сугышка алалар һәм ул эзсез югала. Гайшә ике баласын алып башта Үзбәкстанга, аннан чикне чыгып Колҗа шәһәренә килеп төшә.

Ләйлә ханымның ире Сәгыйть Садретдин 1917 елның 17 августында Колҗа шәһәрендә туа. Әтисе Салих, тумышы белән Казан янындагы бер авылдан, патша армиясенә алты ел хезмәткә бармас өчен 1905 елда Русиядән Колҗага килә. Улы туганда ул инде нык итеп аякка баскан бизнесмен була. Төбәктә бердәнбер күн эшкәртү заводы һәм сәүдә ширкәтенең хуҗасы булган.

Сәгыйть Ташкентта Урта Азия дәүләт университетында белем ала, берүк вакытта Кытайның Ташкенттагы баш консулы ярдәмчесе һәм тәрҗемәчесе дә булып эшли. Европада Икенче дөнья сугышы башланып, халыкара хәлләр катлаулангач, Колҗага кайтырга мәҗбүр була. Чөнки Сталин золымнары башлангач, аның белән бергә укыганнарны кулга алалар. Колҗага кайткач Сәгыйть Садри мәгариф һәм мәдәни эшләрдә татар җәмгыятенең җитәкчесе итеп сайлана. Әмма 1943 елда татарларга мәдәни эшләр белән шөгыльләнү тыела.

Ләйлә Садри
Ләйлә Садри
Сәгыйть Садри 1939 елда Колҗада сөйкемле татар теле укытучысы, соңыннан белем алып теш табибы булып эшләгән Ләйлә Габитовага өйләнә.

"Әнием ятим булып дәү әнинең тәрбиясендә үскән. Татар мәктәбендә укый башлый, укуын шул татар-рус-кытай гимназиясендә рус телендә тәмамлый. Укып бетергәч, курслар үтә һәм татар мәктәбендә үзе укытучы булып эшли. Шунда теш табибына да укый. Аны бетергәч үзе кабинет ача. Бу хезмәтне 24 ел башкара", ди Рөстәм Садри.

Ләйлә һәм Сәгыйть Садрилар дүрт ул: Илхан, Раиф, Рөстәм, Рамил һәм Наилә исемле бер кыз үстерәләр. “Әниемнең, балаларым, туган телегезне һәм ислам динегезне беркайчан да онытмагыз. "Татар телен белгәндә һәм ислам диненнән тайпылмаганда гына югалмас" дигән сүзләре беркайчан да хәтердән чыкмый”, ди Рөстәм Садри.

Әтиләре Сәгыйть Садри хәзер Аделаида шәһәрендә яши. 17 августта аңа 95 яшь тула.
XS
SM
MD
LG