Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Эльвира Хәсәнова Лондонда алтын медаль яулады


Синхрон йөзүда ярышкан Русия такымы җомга көнне Олимпиадада алтын медаль яулады. Йөзүчеләр арасында Татарстаннан Эльвира Хәсәнова да бар.

Җиңү ирекле һәм техник программаларда җыелган балларга карап билгеләнде. Икенче урында - Кытай, өченче урынны Испания спортчылары алды.

3 тапкыр чемпион исемен яулаган Эльвира Хәсәнова Мәскәү һәм Татарстанны вәкиллек итә. Бу Казаннан киткән спортчыларның икенче “алтын”ы булды.

Лондондагы Олимпия уеннарында Татарстан спортчылары инде чыгыш ясады һәм күбесе Казанга кайтып китте.

Җомга көнне әле Лондонда булган Казанның “Зенит” такымыннан 5 уенчы Русия волейбол такымы кысаларында көч сынашачак.

Башкорстаннан Илья Первухин икеле-каноэ ярышында бронз медален яулады.
XS
SM
MD
LG