Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:26

Фәйзрахманчылар: "Балаларны тартып алдылар, кайда икәннәрен белмибез"


Халык арасында "фәйзрахманчылар" дип билгеле булган мөселманнарга балаларының кайдалыгын әйтмиләр. "Бертуган абый-сеңелләрне дә аерып, төрле ятимнәр йортларына урнаштырганнар" дип аналар күз яшьләренә буылып елый. 21 бала да ата-аналарына кайтарылмаган.

Билгеле булганча, 1 август көнне Казанның Торфяная урамы, 41нче йортта яшәгән “фәйзрахманчылар” җәмгыятендәге балалар алып чыгып кителеп, Казанның 18 санлы хастаханәсенә озатылды. Балалар яшәү өчен тиешле дәрәҗәдә шартлар тудырылмаган, “антисанитария” дигән сылтама белән аларны ата-аналарыннан аердылар.

Татарстан матбугаты алар турында күп язды һәм оныткан иде. Ләкин полиция тарафыннан зур шау-шу куптарып “фәйзрахманчылар” йортында тентү уздырып дөньяга Казанны яңадан “таныттылар”. Хәзер көн саен диярлек бу йорт янына журналистлар килә, федераль каналлар гына түгел, чит ил матбугаты да ишек бусагаларын таптый.

Үзен хәлиф дип таныштырган Гомәр абый “журналистлар безнең турында ялган яза. Татарстан матбугаты өстән кушканны үти, ә Мәскәүләр мыскыл итеп яза” дип “Комсомольская правда” гәзитен күрсәтә. Янында торган егет телефоныннан интернетка тоташып, челтәрдәге видеоны күрсәтә, аны да ялган, ди. “Бу безнең подвал түгел, башка бер йорт идәнастын күрсәтеп, халыкны алдыйлар, ләкин сезне дә кертмибез, күрсәтмибез. Нинди ният белән килгәнегезне белмибез”, дип өйгә кертмәделәр. Шулай да капка артына, ишегалдына узарга рөхсәт иттеләр.

"21 баланы автомат белән алып чыгып киттеләр"

“Безне сектантлар дип тә, "фәйзрахманчылар" дип тә, экстремистлар да дип әйтәләр. Ләкин без үзебезне "Коръәнчә яшәүчеләр җәмгыяте" дип атыйбыз. Кяфер дөньяны кабул итмибез, шуңа чит-ятлардан ерак торабыз. Хастаханәгә йөрмибез, дога белән бер-беребезне дәвалыйбыз. Хатыннар бәбиләгәндә аларга башкалары ярдәм итә, барлык кораллар да бар. Өйдә телевизор, компьютер юк, чөнки аны җәддал уйлап тапкан. Балаларны кяфер җәмгыять мәктәпләрендә белем алуларына каршыбыз. Коебыз бар, электр энергиясе булдыра торган генераторыбыз бар. Ризык пешерер өчен шартлар эшләнгән. Үзебезнең тормышны үзебез корабыз. Аллаһ кушканча яшибез", диде Гомәр абый.

Йортта ничә кеше яши, ничә бала? Алар кайда хәзер?

– Без даими рәвештә 50 кеше яшибез, Рамазанда ишәябез, туздырып таратмаганга кадәр 70 кеше идек. 21 бала бар иде, иң олысына – 10 яшь.

Гомәр, үзен хәлиф дип атый, йортта баш идарәче

Гомәр, үзен хәлиф дип атый, йортта баш идарәче

1 август көндезен тентү булды. Көн озынын нидер эзләделәр, эт белән керделәр. Кич белән 21 баланы төяп алып киттеләр. Кайбер аналар балалары белән китте, кайберәүләрен куып чыгардылар. Өлкән балаларны участокта 6нчы бүлектә тотканнар. Ул бит җинаятьчеләрне тота торган урын. Кичен җибәрделәр. Шуннан соң икенче көнне инде бөтен балаларны да кире кайтардылар. Бу пәнжешәмбе көн иде.

Җомга көнне, 3 август, тагын ике автобуста 40 кеше килде. Автоматлары юк иде, калканнары бар иде. Башта ачмадык, коймадан сикереп кердедәр, ирләрне бер почмакка кыстылар, өйдән балаларны, хатыннарны өстерәп чыгардылар. Автобуска этеп кертә башладылар, без берни эшли, каршылык күрсәтә алмадык.

Башта 18нче хастаханәдә иделәр, без аларны күрә ала идек. Кичә, 9 август, балаларны төрле районнардагы приютларга тараттылар. Имчәк балаларны, олыларны да. Кайда икәнен төгәл әйтмиләр. Өйдә бер бала да юк.

"Ураза тотучы, ата-аналы бала кемгә комачаулый?"

Бу вакытта өйдән бер-бер артлы өч хатын чыкты. Битләре капланган. Күз яшьләренә буылып балалары турында сөйли башладылар. Әминә исемле ханым биредә яшәргә килер алдыннан математика укытучысы, Чаллыда мәктәп директоры булып эшләгән, ләкин кайсы мәктәп икәнен әйтми. Дүрт бала анасы: өч малай, бер кызы бар. Олысына –10, иң кечесенә – 2 яшь 8 ай.

Әминә апа, балаларның кайда икәнен ник әйтмиләр?

– Мине гомумән хастаханәгә дә кертмәделәр. Башкаларның балалары аналары белән булды, минекеләр үзләре генә. Менә Ландыш дигән кардәш карады. Өч балам Питрәч районындагы приютта, ә бер балабызның кайдалыгын белмибез. Ник бертуган балаларны аерганнар?! Автобуска да төягәндә мине этеп-төртеп чыгардылар. "Бу хатынны чыгырап атыгыз" дип кенә әйттеләр, ике автоматлы ир мине өстерәп алып чыгып китте. Шуннан бирле беркайда да кертмиләр.
Табиблар опека органнарыннан рөхсәт алмыйча, бала белән күрешә алмыйсың диделәр”, дип хәлләрен сөйләде Әминә ханым.

Сүзгә Ландыш исемле ана кушылды. Ул да 15 ел дәвамында укытучы булып эшләгән, 5 ел элек эшен ташлаган, ире дә мөгаллим. Икесе дә дүрт баласы белән шушы йортта яши. Күптән түгел генә килгәннәр, "тулысынча күченеп бетә алмыйбыз, авылда ялгыз әниләрне карыйбыз. Ураза тотарга монда килгән идек", дип аңлатты.

“Опека органнары ник наркоман, зиначы, эчкече ир-хатынарның гаиләсен карамый, тикшермиләр? Безнең балалар ятим түгел бит. Рамазан аенда ураза тоткан балаларны, Коръән өйрәнүче нарасыйларны йолкып алып киттеләр. Хастаханәдә урысчалап миңа: “Ваши дети, наконец, свет увидели!” дип кычкырдылар. Алар бит кимсетелгән балалар түгел иде.

Өч баламны автомат белән йолкып алдылар, шушы йорт алдында сөйрәп йөрттеләр, мин баламны бирмәскә дип карышам, сугышам. Кечкенә балам кулымда. Кечкенә баламны тартып алдып, капкага китереп бәрделәр, бала куркып кычкыра. Апасы, абыйларыннан аерылгач, бала тагын да курыккан. Хастаханәнең бер почмагыннан икенчесенә бәрелеп елап йөргән, стресстан тынычлана алмаган, тумбочкалар артына, карават астына кереп качкан. Температурасы күтәрелгән. Табиблар тынычландыра алмагач, мине алып килергә кушканнар. Бала мине күргәч, шок кичерде: “Әни, сине атып үтермәделәрмени?” дип елый. Шул кадәрлекләр авыр, йөрәк ярылырдай!”, дип елап сөйләде Ландыш ханым.

Аңа Алсу исемлесе кушылды. Ул да “өч балам да өч төрле урында, алар аерым яши алмый, күнекмәгән. Ичмасам, аермасыннар иде! Приютка бирер алдыннан аерылганда татар хатыннары карасын иде дип сорадык”, дип елый.

Әминә ханым (уңда) белән Ландыш ханым

Әминә ханым (уңда) белән Ландыш ханым

Ни өчен сезгә балаларны күрергә рөхсәт итмиләр?

– Күрә аласыз диделәр, ләкин флюрография төшеп, туберкулез юкмы икәнен тикшерергә тиешбез, венеролог, дерматологтан белешмә, анализлар нәтиҗәләрен бирсәгез, рөхсәт булачак диделәр. Бу нинди мәсхәрә инде? Башта ук безне алып киткәндә ник сорамадылар, ник хастаханәгә керттеләр, бәлки, мин анда чир таратып йөрткәнмендер...

Сабыйларыгызны күрер, аларны кайтару хакына булса да сез боларны башкарырга ризамы?

– Безгә моны эшләргә Аллаһтан рөхсәт юк. Без аларга ялынмыйбыз. Балалар язмышын Аллаһка тапшырдык, Ул кире кайтарыр дип ышанабыз. Дога кылабыз, сорыйбыз.

Ник балаларыгызны мәктәптә укытмыйсыз?

– Кяферләр җәмгыятендә нәрсәгә өйрәнсеннәр алар? Аллага шөкер, без аларга тиешле белемне бирәбез. 15 ел мәктәптә эшләдем, начар укытмадым, укыткан балаларым бар, мәктәптән киткәнгә 5 ел. Төп көчне Коръән уку, сарыф, нәхү дәресләренә салабыз, гарәп телен укытабыз. Дөньяви фәннәрдән математика, татар теле, урыс теле бар. Урыс телен яңарак кына укыта башладык. Аңа кадәр Аллаһтан әмер юк иде. Физика фәне белгече бар, аңа рөхсәт ителсә, ул да укытылыр.

Рөхсәт ни рәвешле килә?

– Аллаһ Тәгалә үзе белгертә, юлын күрсәтә. Төш аша да хәбәр бирә, башка юллар белән дә әйтә. Балалар язмышы белән уйнап, безне диннән яздырырга тырышалар. Приютлар, бәлки, чистадыр, ләкин безнең балалар өчен ул төрмә.

Сезне нәрсәдә гаеплиләр? Балаларыгызның кайдалыгын белештегезме?

– “Жестокое обращение с детьми” диләр. Ул кыйнау гына түгел, ә баланы медицина ярдәменнән, белем алудан чикләү икән. Ә балалар сәламәт! Аларга нигә кирәк хастаханәләр? Менә дигән теремек, акыллы, уйлый белә торган, иҗади балалар.

Балалар яшәгән урыннарның адресларын сорадык, әйтмиләр, приютларга шалтырабыз, ләм-мим. Казанның Совет администрациясенә бардык, анда кабул итү бүлмәсеннән уза алмадык, полиция чакыртабыз дип куркытып, чыгарып җибәрделәр.

"Без берсенә дә зыян китермибез"

Сөйләшүне Гомәр абый белән дәвам итәбез.

Гомәр абый, йортта 70 кеше яши, ризык та җиткерәсе бар бит. Бәрәңге утыртасызмы?

– Яшелчә утыртырлык мөмкинлек юк, җиребез юк. 7 сутый җирдә әллә ни утыртып булмый. Ризыгыбыз бар, ач тормыйбыз.

Ит, он, бодай, икмәк алыр өчен дә акча кирәк бит? Шул ук кесә телефоны акчасыз эшләми, машинагыз бар, бензин сатып алырга да кирәк. Кайда, кем булып эшләп акча табасыз? Яисә күршеләр сәдака бирәме?

– Эшләмибез. Малны Аллаһ бирә. Ач торганыбыз юк, хәтта артып та кала. Исраф калмасын өчен мәчеләргә ашатабыз, алар бездә егермеләп, ә этләрне кертмибез, алар нәҗес. Калган боткаларны кошларга, кырмыскаларга ашатабыз. Корбан гаетенә сарыклар чалабыз, итне тозлап куябыз, ел буена җитә. Безгә кайдадыр, кемгәдер ялланып эшләү рөхсәт ителми. Дәүләт оешмаларында бигрәк тә. Ләкин йортта торучыларның барсын да тыеп булмый, кемдер кайдадыр акчаны эшләп тә кайта. Күршеләр белән аралашмыйбыз. Алар безгә, без аларга тимибез.

Сезгә килгән кешеләр, яңа вәкилләр буларак, йортта яшәр өчен “взнос” түлиме? Берәр уртак акча янчыгы бармы?

– Юк, бернинди дә “взнослар” юк. Уртак мал табабыз, онын, икмәген сатып алабыз. Бездә үзара хезмәт бүленгән. Кемдер ризык белән тәэмин итү белән шөгыльләнә, кемдер йортны карый, утын әзерли, су ташый, кемдер ашарга пешерә, балаларны укыта. Һәр гаиләгә аерым бүлмә бар. Һәркайсысының үз хатыны, үз ире, балалары. Һәрберсендә йә ике, йә өч бала бар. Дүрт бала тәрбияләгән гаиләләр дә бар.

Җитмеш кеше булгач, унбишләп гаилә дигән сүз. Һәрберсенә бүлмә җитәме? Сезнең йортта җирастында 8 катлы идәнасты бар дип язалар?

– Шушы йорт эчендә көрәк белән сигез катлы тирәнлектәге баз казып буламы соң? Аның өчен техника кирәк бит? Җир астында яшәгән кешеләр нинди кыяфәттә була? Безнең балаларны кояш нуры күрмәгән дип язалар, ялган! Беренчедән, без аларны табигатькә дә алып чыгабыз, су да керәбез балалар белән. Киемнәре дә барысының да бар, ниндисен телиләр, шунысы булды. Тамаклары тук, өсләре бөтен. Сыябыз, барысына да урын бар.

Тормышта туу белән үлем-китеме дә бар. Сез үз кешеләрегезне кайда җирлисез?

– Зиратка кертмиләр, үлем турында таныклык сорыйлар. Өч кардәшебез дөнья куйды, аларны урманга илтеп күмәбез, бернинди таш, чардуган куймыйбыз. Урыннарын беләбез, ләкин туганнарына кайда җирләнгәннәрен хәбәр итмибез, казып алып китәргә мөмкиннәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG