Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

Петербур полициясенә Мадонна концертында канун бозу турында мөрәҗәгать килде


Мадонна Петербур концертында

Мадонна Петербур концертында

Петербур канун чыгару шурасындагы “Бердәм Русия” вәкиле Виталий Милоновның ярдәмчесе американ җырчысы Мадоннаның Петербурдагы концертында канун бозылуын белдереп полициягә мөрәҗәгать итте.

Бүген бу турыда радиобызга депутат Милонов хәбәр итте. Элегрәк Милонов үз ярдәмчеләренең концертны видеога төшергәнлеген белдергән иде. Депутат фикеренчә, җырчы Мадонна һомосексуализмны пропагандалауга каршы Милонов әзерләгән шәһәр канунын бозган.

9 августта үткән концертта Мадонна берничә мәртәбә җенси азчылыкларның хокукларын яклады һәм башка төрле белдерүләр ясады. Мадонна Pussy Riot панк төркеменең кулга алынган әгъзаларына теләктәшлек белдерде.

Мадонна концертын оештыручылар, әгәр дә Милонов андагы канун бозулар турында мөрәҗәгать белән чыкса, концертны рөхсәтсез видеога төшергән өчен аны мәхкәмәгә бирү белән янаган иде.

XS
SM
MD
LG