Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:23

Конгрессмен Пол Райан АКШ вице-президентлыгына республиканнар намзәте булды


АКШ вице-президентлыгына республиканнар намзәте Пол Райан

АКШ вице-президентлыгына республиканнар намзәте Пол Райан

АКШ президентлыгына республиканнар намзәте Митт Ромней конгрессмен Пол Райанны вице-президентлыкка намзәт итеп алды.

Шулай итеп бүгенге әлеге игъланы белән Ромней Висконсин вәкиле, Вәкилләр пулатының Бюджет комитеты рәисе, республиканнарның консерватив канатындагы 42 яшьлек Райанны сайлавы турында киң таралган хәбәрләрне раслады.

6 ноябрьдә үтәчәк президент сайлауда Ромни белән Райан хакимияттәге демократ президент Барак Обамага һәм вице-президент Джо Байденга каршы көрәшәчәк.

Хәзер Ромни Вирджиния, Төньяк Каролина, Флорида һәм Огайо штатларында сайлау алды сәфәренә чыга.

Соңгы фикер белешүләргә караганда, Обама Ромнидан бераз гына алдарак бара.

XS
SM
MD
LG