Accessibility links

Лондонда 30-нчы җәйге Олимпия уеннары зур тамаша белән тәмамланды


Ябылу тантанасы
Ябылу тантанасы
Лондонның олимпия стадионында 30-нчы җәйге Олимпия уеннарын ябу тантанасы узды.

Олимпия стадионында 80 мең тамашачы һәм 10 мең спортчы алдында “Британ музыкасы сифониясе” исемле тамаша узды. Тамашада дүрт меңнән артык музыкант, биюче һәм җырчы, шул исәптән британ рок һәм поп-музыка йолдызлары Джордж Майкл, Рэй Дэвис, Энни Ленокс, Джесси Джей, Лиам Галлахер, The Spice Girls, The Pet Shop Boys, Stomps төркемнәре катнашты.

Стадионга ярышларда катнашкан 204 илнең әләмнәрен йөртүчеләр тезелешеп чыкты. Аннан соң ярышларда катнашкан спортчылар кереп тулды.

Халыкара Олимпия комитеты рәисе Жак Рогге Олимпия әләмен 2016 елгы киләсе җәйге Олимпия уеннары үтәчәк Рио-де-Жанейро мэрына тапшырды.

Тантаналы музыка уйнаганда быелгы Олимпия уты сүндерелеп уеннар рәсми рәвештә ябылды.

Лондон-2012 ярышларында 44 дөнья һәм 117 Олимпия рекорды куелды. 16 көн эчендә Олимпия стадионында миллионнан артык кеше булды.
XS
SM
MD
LG