Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон-2012 тарихка кереп калды


Ябылу тантанасындагы ут тамашасы
Ябылу тантанасындагы ут тамашасы

12 август кичендә Лондонда Җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Алтын медальләр саны буенча беренчелекне АКШ җыелмасы алды. Икенче урында Кытай, өченчесендә Британия. Русия Олимпиаданың соңгы көннәрендәге тырышлыклары белән генә дүртенче урынга күтәрелүгә иреште.

XXX Олимпия уеннарын ябу тантанасы Казан вакыты белән төн уртасында башланды. “Британ музыкасы симфониясе” дип аталган бу чара британ музыкасының соңгы ярты гасыр дәвамында дөньяга көчле тәэсир иткәнен хәтерләтергә тиеш иде. Ябылу тантанасында 4 меңгә якын кеше катнашты, аларның 3,5 меңе – үз теләкләрен белдергән волонтерлар.

Олимпия стадионында узган бу тамашаны бер миллиардка якын кеше күзәткән. 3 сәгать дәвам иткән чарада Лондон симфоник оркестры, күренекле британ рок һәм поп-музыка төркемнәре катнашты. Элтон Джон, Джордж Майкл, Джесси Джей, The Spice Girs, Muse кебек танылу алган башкаручылар исемнәре күпләргә таныш. Формасы ягыннан тантана зур концертны хәтерләткән иде.

204 илне тәкъдим иткән спортчылар ябылу тантанасында бер төркем булып барды. Бу – Олимпия кардәшлегенең бердәмлегенә ишарәләде. Чарада өч байрак күтәрелде: Олимпия уеннарның бишеге булган Греция байрагы, 2012 едгы Олимпия уеннарының хуҗасы Британия байрагы һәм 2016 елгы Олимпия уеннарын кабул итәчәк Бразилия байрагы.

Спорт нәтиҗәләре

Олимпия бәйгеләре нәтиҗәләренә килгәндә, алтын медальләр саны белән дә, гомум медальләр исәбе белән дә беренче урынга АКШ иреште. Беренче унлыкның нәтиҗәләрен түбәндәгечә:

Ил Алтын көмеш бронза гомум
АКШ 46 29 29 104
Кытай 38 27 22 87
Британия 29 17 19 65
Русия 24 25 33 82
Көньяк Корея 13 8 7 28
Алмания 11 19 14 44
Франция 11 11 12 34
Италия 8 9 11 28
Маҗарстан 8 4 5 17
Австралия 7 16 12 35

Бәйгеләр нәтиҗәсенә тукталганда, аеруча Русияне телгә алырга кирәк. Лондон уеннары башланганнан бирле Русия спортчыларына карата тәнкыйть уты ява. Матбугатта беренче урында торган ССРБ нәтиҗәләрен еш кына искә төшерәләр. Шулай да, уеннарның соңгы көнендә Русия Пекин Олимпиадасы нәтиҗәләрен уза алды дип хәбәр ителде.

Әле шулай гына түгел, Русинең медальләрен яулап алган спортчылар арасында гадәттә мыскылланучы азчылык халыклар аеруча күп. Кавказ халыклары вәкилләренең уңышка ирешүе социаль челтәрләрдә карагруһчыларга карата шаян сүзләр язуга китерде. Гадәттә, мыскылланып аталучы милләтләр кинәт кенә “россияннарга” әйләнде.

Әлеге Олимпия уеннарында татарлар да уңышка иреште. Татарстаннан киткән 22 спортчы 10 медаль алып кайта. Facebook челтәрендә Idel-Ural-Qirim берләшмәсе хисаплап чыгарганча, Татарстан аерым дәүләт булып чыгыш ясаса, ул бу олимпиадада 26 нчы урын алган булыр иде. Ә дүрт медаль яулаган Алия Мостафина исә, гомумән, татарларның каһарманына әйләнде кебек.

Чиратта Рио-де-Жанейро

Олимпия уты һәм байрагы тантаналы төстә Бразилиягә тапшырылды. 2016 елгы Җәйге Олимпия уеннарын Рио-де-Жанейро кабул итәчәк. Бразил халкы моны инде бәйрәм итәргә дә өлгерде – Лондон уеннарын ябу тантанасында бразил биюләренә 8 минут бирелгән иде.

Лондон мэры Борис Джонсон “Минем коллега, Рио-де-Жанейро мэрына Олимпия эстафетасын каршылыклы хисләр белән тапшырам. Бер яктан мин Лондонда бу чараны бик яхшы үткәрүебезгә кәнәгатьлек һәм шатлык хисләрен кичерәм. Икенче яктан, уеннарның тәмамлану сәбәпле миңа күңелсез дә” – дип белдерде.

XS
SM
MD
LG