Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаятендә ике көнлек матәм игълан ителде


Иранда халык җир тетрәү корбаннарын җирли
Иранда халык җир тетрәү корбаннарын җирли
Иранның төньяк-көнбатышындагы Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаятендә ике көнлек матәм игълан ителде. Сәламәтлек саклау министры Мәрзия Вахид мәгълүматларына караганда, җир тетрәүдә 306 кеше һәлак булган. Коткару эшләре тәмамланган. Эчке эшләр министры Мөстафа Мөхәммәд Наҗар, хакимиятләрнең төп бурычы йортсыз калган 16 меңләп кешене ризык һәм торак белән тәэмин итү, дип белдерде. Тирә-яктагы хастаханәләрдә яраланганнар өчен урын җитми, диде министр.

Җир тетрәү булган вилаятьтән һәлак булганнарның яртысының әле исемнәре билгесез, дигән хәбәрләр бар. Җирле халык таныган туганнарын шул ук көнне, үлемне рәсми теркәп өлгермичә җирләргә тырыша, дип хәбәр итә рәсми ИСНА мәгълүмат агентлыгы.

Көнбатыш илләре, шул санда БМО һәм АКШ Иранга ярдәм тәкъдим итте, әмма Тәһран ярдәмне кире кагып бәладән үз көче белән чыгачагын белдерде. Күрше Азәрбайҗан Иранга эчәр су, чатырлар һәм юрганнар белән машиналар җибәрде.

Беренче тапкыр җир тетрәү 11 августта 6.4 көчендә, икенчесе 11 минуттан 6.3 көчендә булды. Соңыннан 12 кечерәк тетрәү булды. Җир тетрәүнең үзәге Ахар шәһәреннән 30 чакрым ераклыкта 10 чакрым тирәнлектә булган.

Соңгы каты җир тетрәү Иранда 2003 елда булды. 26 декабрьдә Бам шәһәрендә булган табигать казасында 26 меңнән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG