Accessibility links

Рөстәм Сафин: ”Русия дәүләтенең динен кертергә телиләр”


Рөстәм Сафин: "Русия дәүләтенең динен кертергә телиләр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:54 0:00
йөкләү

13 августта Казанның Ихлас мәчете мәхәлләсе мәчетне яптырмау өчен җыелыш үткәрде. Күбесенчә хатын-кызлардан торган мәчет җәмәгате алдында икенче имам Рөстәм Сафин чыгыш ясады. Ул мәчетне яптырмас өчен җыелган халыкны шәһәр түрәләренә, прокуратурага һәм башка урыннарга мөрәҗәгатьләр белән чыгарга өндәде.

Җыелыш алдыннан мәчеткә прокуратурадан ике вәкил килде. Ләкин алар мәчеткә кермәде, урамда Рөстәм Сафинга прокуратурага килүне сораган документ тапшырды.

Рөстәм Сафин сүзләренчә, Ихлас мәчете тоткарланган мөселманнарны яклаганнан соң, башка мәчетләр аларга теләктәшлек күрсәтмәгән, киресенчә, пычрак яга, Ихлас мәчетен ябырга тели башлаган.

Ихлас мәчетенең икенче имамы җыелыштан соң “Азатлык” хәбәрчесенең сорауларын җаваплап, җыелышта мәчетне саклап калуны гына түгел, ислам динен саклап калу мәсьәләсен дә тикшерүләрен белдерде.

“Ислам диненә күптән куркыныч яный. Безгә Русия дәүләтенең динен кертмәкче булалар. Чын ислам урынына Русия хөкүмәтенә, Русия системына яраклашкан ислам динен тәкъдим итәләр. Чын ислам исә Коръән һәм сөннәтне торгызудан гыйбәрәт”, дип белдерде ул.
XS
SM
MD
LG