Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәктәпләре яңа уку елына әзерләнә


Леонид Чернов
Леонид Чернов

Башкортстанда Мәктәпләрне күзәтү хезмәтенең уку йортларын җиләк-җимеш исәбенә кабул итү очраклары хәбәр ителә.

Республика укытучыларының август киңәшмәсе быел Стәрлетамак шәһәрендә узды. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул анда кайбер кызыклы саннар китерде. Аңа караганда, агымдагы елда балалар бакчалары төзү өчен 4,5 милллиард сум акча бүленгән. Моңарчы балалар бакчаларын төзекләндерүгә бу кадәр акча бүленгәне булмаган.

Быел барлыгы 50гә якын балалар бакчасы ачылып, 11 мең балага урын булдырылачак. Заманча бакча төзү бик кыйммәткә төшә, бер урын 500 мең сумнан бер миллионга кадәр җитә. Быел 150 сыйныфта берәр генә, 300 сыйныфта икешәр укучы укыган мәктәпләр дә бар. Кайбер районнарда бер баланы укыту елына ярты миллион сумга төшә. Бу чит илдә укытуга караганда да кыйммәтрәк. Президент республиканың еллык казнасы 140 миллиард сум, шуның иң күбе — 45 миллиарды мәгарифкә китүен дә ирештерде. Сәламәтлек саклауга 25 миллиард сум бүленә.

Бер төркем җәмәгатьчелек Башкортстанның мәгариф министры Әлфис Гаязовка мөрәҗәгать күндерде. Анда алар урыс теленең җитәрлек дәрәҗәдә укытылмавына борчылу белдерә. Алар Русиянең калган субьектларында атнасына биш сәгать урыс теле укытылса, Башкортстанда өч кенә сәгать дип аны күбәйтүне сорый.

Кеше хокуклары хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Леонид Чернов мәгарифкә бәйле кызыклы мәгълүмат китерде: “Мин Бакалы һәм Шаран районнарында булып кайткан идем. Андагы мәгариф хезмәткәрләре миңа Мәгарифне күзәтү хезмәтенең мәктәпләрне кабул итүе турында сөйләде. Мәсәлән, Бакалы районының Казанчы авылы укытучылары Мәгарифне күзәтү хезмәтенә сигез чиләк кура җиләге җыеп илтеп биргәннәр. Шул ук районның Акбирде авылы мөгаллимнәре алты чиләк җир җиләге, Куян мәктәбе хезмәткәрләре алма җыеп илткәннәр. Бер авылда туксанга якын каен себеркесе бәйләп илткәннәр. Шундый ук хәлләр Шаран районында да булган. Бу мәгарифне күзәтү хезмәтенең эш рәвеше турында сөйли”.
XS
SM
MD
LG