Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Мирзаев эшенә яңа прокурор билгеләү үтенечен кире какты


Мәхкәмә самбо көрәшендә дөнья чемпионы Рәсүл Мирзаев эшенә яңа прокурорны билгеләргә дигән мөрәҗәгатьне кире каты. Бу үтенеч белән мәхкәмәгә Мирзаев кыйнап үтергән дип саналган Иван Агафонов гаиләсе адвокаты мөрәҗәгать иткән иде. Адвокат Оксана Михалкина сүзләренә караганда, хәзерге прокурорның Мирзаевка җәзаны йомшартырга тырышуы күзәтелә.

Тикшерү барышында спортчыга белдерелгән гаепләү берничә мәртәбә үзгәртелде. Соңгы тапкыр прокурор «сәламәтлеккә үлемгә китерерлек зыян салу» турындагы гаепләүне «ялгышлык белән үтерүгә» үзгәртүне сораган.

Беренче гаепләүгә дәлилләр җитәрлек дип табылса спортчыга 15 ел төрмә җәзасы яный иде. Икенчесе нигезендә Мирзаев тикшерү беткәч инде иреккә чыга ала.

Бүген Мирзаевка хөкем карары чыгарылырга тиеш иде, әмма мәхкәмә эшне дәвам итү турында белдерде. Киләсе утырышка узган ел төнге клубта булган бу хәл вакытында самбачы Мирзаевның 19 яшьлек Иван Агафоновка китереп сугуы һәм Агафоновның соңырак үлүе арасында нинди бәйләнеш булуы турында нәтиҗә ясаган белгеч чакырылган.
XS
SM
MD
LG