Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Кудакаев сак астында тотылуы белән килешмичә мәхкәмәгә бирде


Татарстанда июль аенда мөфти һәм диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге башлыгына булган һөҗүмнәргә катнашы булуда шикләнелеп кулга алынган җиде кешенең берсе Марат Кудакаев үзенең ике айга (20 сентябрьгә кадәр) сак астында калдырылуына ризасызлык белдереп Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаятен тапшырды.

Диния нәзарәтенең куәт структуралары белән эшләү бүлегенең элекке башлыгы Кудакаев Вахитов районының үзен сак астында тоту карарын гамәлдән чыгаруын сорый.

Мәхкәмә утырышы 17 августка билгеләнгән.

37 яшьлек Кудакаев вазифасыннан ике ел элек алынган. Тикшерүчеләр аның мөфти белән аралары бозылган булганын фаразлый. Тикшерү барышында Кудакаевның тикшерүгә комачауламавы йәки качмавы өчен Вахитов районы мәхкәмәсе аны сак астында калдырырга дигән карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG