Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәриф имамнары вазифасына яңа намзәтләр бар


 Tatarstan -- Kul Sharif mosque, Kazan, 23Jule2012
Tatarstan -- Kul Sharif mosque, Kazan, 23Jule2012

Кол Шәриф мәчете имамы вазифасына тәкъдим ителүче ике намзәт турында хәбәрне расламыйлар да, кире дә какмыйлар.

19 июльдә булган җинаятьләрдән соң Рамил хәзрәт Юныс белән Рөстәм хәзрәт Зиннуровны эшләреннән, вазифаларыннан алдылар. Юнысның кайдалыгы билгесез, Лондонда диләр, шулай ук Истанбулда дигән имеш-мимеш таралды. Рамил Юнысны якыннан белгән кешеләр дә аның кайдалыгын әйтә алмый. Бертуган энесе дә саубуллаша алмаган, ул билгесезлектә.

Рамил Юныска таш атулар артык зурдан кубып оештырыла. Казанның Вахитов районы прокуратурасы аны “Казан Кремле” музей-тыюлыгына эшкә алынганда ялган диплом күрсәткән дип әйтә. Тикшеренүләр шуны күрсәткән: Рамил Юныс Казан Дәүләт аграр университетында укымаган. Имам мондый ялган дипломны берничә тапкыр кулланган дигән рәсми хәбәрләр таралды. Ләкин, әлегә берсе дә ул дипломны күрсәтмәде. Чынында кулланганмы ул аны - берсе дә өздереп әйтә алмый.

Аның турында “акчалар урлап, Канар утрауларында” ятуы турында әйтү дә урынсыз, чөнки аның кайдалыгын хәтта якыннары да белми. Кем белә, бәлки, аны кайдадыр кемдер богаулап тотадыр? Кешене шул кадәр китереп кысып була, андый чакта үзеңнең, якыннарыңның исәнлеге өчен ни кушсалар, шуны эшләргә ризасың. Бу очракта Рамил Юнысны өммәтен ташлаган, төкереп биргән, аның җинаятьләргә катнашы бар дип ашыгыч нәтиҗәләр ясарга иртәрәк.

Бу вакыйгалардан соң халык Кол Шәрифкә җомга намазына да, тәрәвихка да йөрергә курка. "Бармау хәерлерәк" дип өйдә гыйбадәт кылуны яхшырак күрәләр. Моңа кадәр Рамазан айларында Кол Шәрифтә тәрәвих намазлары вакытында буш урын да таба алырлык түгел иде. Хәтта эш көннәрендә дә халык мәчеткә тула иде, ә хәзер 50-100 кеше буламы, юкмы...

Кол Шәрифкә бәйле вәзгыять бик әкәмәт килеп чыга. Сентябрь аенда мәчетне гомумән ремонтка ябып куюлары бар. Бу турыда “Казан Кремле” музей-тыюлыгы мөдире Зилә Вәлиева әйтте. Моны мәчеткә инде күптәннән ремонт кирәк иде дип аңлаттылар, ләкин чынында Кол Шәриф тирәсендәге шау-шулар тынганын көтәләр булса кирәк.

Ә ремонтка ябылыр алдыннан әле Гает бар. Изге Рамазан аеның тәмамлануы быел зурлап Кол Шәриф мәчетендә узачак. Гает намазын мөфти Илдус хәзрәт үзе алып барачак, вәгазен дә ул укыячак. Иң кызыгы шул ки, Илдус Фәиз мөфти булып сайлангач, Гаетләрне Кол Шәрифтән Мәрҗәни мәчетенә күчерде. Бу зур "күченеш" күп сораулар тудырды, ләкин ТР Диния нәзарәтендә, имеш, гаетләр Җәмигъ мәчетендә укылырга тиеш, "бу – безнең татарның мәчете, биредә барлык дини традицияләр сакланган" дип шома гына җавап бирделәр. Ә хәзер нәрсә – Мәрҗәни Жәмигъ мәчете булудан туктадымы? Гаетләрне Кол Шәрифтән Мәрҗәнигә күчерүнең сәбәбе башкага бәйле булып чыга түгелме соң?

Кол Шәрифтә әлегә намазларны мөфтинең вазифасын үтәүче Габдулла Әдһәмов үткәрә. Әлегә Кол Шәрифтә рәсми рәвештә имамнар билгеләнмәде. Ләкин имеш-мимешләргә караганда, ике намзәт бар, аның берсе – Казанның “Тынычлык” мәчете имамы Камил Сәмигуллин, икенчесе – Чүпрәле районының имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

Казанның "Тынычлык" мәчете имамы Камил Сәмигуллин
Казанның "Тынычлык" мәчете имамы Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллинның телефоны сүнгән килеш торды. Фәһим хәзрәткә шалтыратып, бу имеш-мимешләрне раслауны яки кире кагуын сорадык, ләкин ул безнең белән сөйләшергә теләмәде. “Кол Шәрифтә мулла Илдус Фәиз, мин түгел” дип, район хакимиятеннән шалтыратуларына сылтап, сөйләшүне өзде. Күпме генә шалтыратсак та, Фәһим хәзрәт бүтәнчә телефонын алмады.

Камил хәзрәт Сәмигуллин турында мәгълүмат аз.Тумышы белән Мари Иленнән. Үзлегеннән татар телен өйрәнгән. Төркиядә укыган, суфыйлар мәдрәсәсендә белем туплаган. Ул Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы. Әлеге көнне ул читтән торып РИУда шәригать фәннәре факультетында укый. Интернетта аның исемен җыеп карасагыз, РИСИ сәхифәләренә сылтамалар пәйда була. Аны Кол Шәрифкә беренче имам итеп куярга ниятлиләр дигән хәбәрләр бар.

Фәһим Әхмәтҗәнов исә икенче имам булыр дип көтелә икән. Аның турында мәгълүмат табу шулай ук авыр. Чүпрәле район хакимияте аның Кол Шәрифкә китәргә мөмкинлеге турында берни белми булып чыкты. Имамнарын яхшы яктан гына телгә алдылар. “Яшь, матур сөйли, мәчеткә халык күп йөри башлады” дип әйттеләр.

“Кол Шәрифкә билгесез имамнарны китертеп утырту дөрес түгел”

Ислам белгече Азат Ахунов “Кол Шәрифкә халыкка билгеле булмаган имамнарны китертеп утырту дөрес түгел” дип саный.

Галим Азат Ахунов
Галим Азат Ахунов
"Кол Шәриф белән Мәрҗәни мәчетләре Татарстанның, Казанның йөзек кашы. Анда урамнан беркем белми торган имамнарны билгеләү хата дип саныйм. Мин, мәсәлән, бу имамнарның исемнәрен ишеткәнем дә юк. Алар турында начар сүз әйтәсем килми, ләкин Кол Шәрифтә Рамил Юнысны алыштырырлык кешеләр алар түгелдер. Мисал өчен, Яшел Үзәннән Гәбделхәмит Зиннәтуллин, Түбән Камадан Йосыф Дәүләтшин бар. Алар имамлыкны яхшы башкарыр иде. Биредә халык арасында абруй казанган, матур кыяфәтле, оста итеп сөйли белгән руханилар эшләве кирәк.

Кол Шәрифкә чит төбәкләрдән кунаклар күп килә, еш кына җомга намазларына эләгеп, алар биредәге имамнарның вәгазьләрен тыңлый. Хәзер бирегә йөрүче мөселманнар кимеде. Яңа имамнарны кую белән алар тагын да сирәгәячәк. Кол Шәрифкә кешеләрнең аз йөрүе безгә, Татарстан мөселман өммәтенә зур “минус”.

Миңа калса, бу "вакытлыча имамнар", аларны билгеләгән очракта да, аларның эшчәнлекләре озакка сузылмас кебек. Тагын алмаштырулар булырга мөмкин.

Фаразлау авыр, бер ни аңлашылмый торган вәзгыять. Татарстан Диния нәзарәтендә дә нишләргә, мәсьәләрне ничек чишәргә икәнен белмиләр, әле бер якка бәреләләр, әле икенче якка сугылалар. Үзләре аптырашта. Системга салынган эш юк. Бу очракта да алдым-бәрдем кебек эш итәләр. Гәрчә киңәшләшеп эшләргә мөмкин бит. РИУ, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, абруйлы руханилар, зыялылар бар. Комиссия төзеп, җыелышлар уздырып, бергәләп эшләргә кирәк тә бит, ләкин бу юнәлештә нәзарәттән бернинди дә адым ясалмый”, ди Азат Ахунов.

Әлегә Камил Самигуллин белән Фәһим Әхмәтҗәновның намзәтләре рәсми рәвештә расланмады, фәрман юк.
XS
SM
MD
LG