Accessibility links

Авыл мәчетләрен бабайлар тота


Күки авылы мәчетен бабайлар тота
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00
йөкләү

Быел Татарстанның Балык Бистәсе районы Күки авылы мәчетендә узган тәравих намазларына яшь һәм урта буын йөрмәгән. Авыл имамы сәбәпне җәйге эшләрдә күрсә дә, мөселманнарны ябу-тентүләр күпчелек халыкның күңеленә шом салган.

Күки авылы имамы Габдулла хәзрәт Исхаков белдерүенчә, Рамазан аенда тәравих намазында мәчеткә җыелучы бабайларның саны 20-25кә җиткән. Яшьләр һәм урта буын кешеләре юк диярлек. Алар бары тик тавыш көчәйткечтән яңгыраган азанны ишетеп мәчет ягына борылып карыйлар икән.

“Аллаһ йортының ишекләре һәрвакыт ачык, теләгән һәркем гыйбадәт кыла ала”, ди Габдулла хәзрәт. Өйлә, икенде, ахшам, ястү намазларын бабайлар алып бара, җомгада кеше саны икеләтә-өчләтә арта икән.

Күкидә элек-электән динле халык яшәгән, тик аларны да республиканың җитәкчелеге алып барган сәясәт һәм сәер хәлләр шомланырга мәҗбүр иткән. Авылның кайбер фикерле ир-атлары сүзләренчә, ислам динендәге кешеләрне тикшерү, читлеккә ябуны ишеткәч мәчет ягына икеләнеп атлаучылар бөтенләй бармый башлаган. Ун-унбиш ел элек авыл мәдрәсәсендә укыган яшьләр бүген мәчетнең алгы сафына басарга тиеш булган.
XS
SM
MD
LG