Accessibility links

Татарстанның элекке экология министры Әгъләм Садретдиновка җинаять эше ачылды


Татарстанның элекке экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдиновка вәкәләтләрен үз мәнфәгатьләрендә куллануда гаепләү белдерелде.

Эчке эшләр министрлыгы Татарстан бүлегенең икътисади иминлек һәм Русия тикшерү комитетының берлектә алып барган тикшерү нәтиҗәсендә, Садретдинов дәүләт заказын өлешчә генә үтәгән ширкәтнең гамәлләрен яшерүдә шикләнелә.

2007 елда Татарстан экология министрлыгы программасы нигезендә министр карамагында булган ширкәт белән министрлык арасында биологик калдыклар, хастаханәләр чүпләре, искергән даруларны юк итү өчен махсус җиһазлар алу һәм аларны эшләтер өчен Казан хастаханәләренең берсе янында аерым корылма төзү турында килешү имзаланган булган.

Җиһазларның бер өлеше генә алынган. Программага бүленгән акчаның калган өлеше министрлык хезмәткәрләренең фәрманы белән башка максатларда тотылган, дип хәбәр итте тикшерүчеләр.

2008 елның октябрендә министр Садретдинов дәүләт килешүенең уңышлы үтәлүе турында документларга кул куйган. Татарстан бюджетына 6 миллион сум зыян салынган. Шулай ук, халыкның эпидемиология иминлеге мәнфәгатьләре бозылган, диелгән Татарстан эчке эшләр идарәсе белдерүендә.

Тикшерү дәвам итә. Садретдинов гаепле дип табылса аңа җиде елга кадәр төрмә яный.
XS
SM
MD
LG