Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (98)


Уртада Садри Максуди
Уртада Садри Максуди

Милли вилаятьләрне милли вилаятьләрнең эш тәртибен билгели торган кануни кагыйдәләр эшләп чыгарыла.

Милләт Мәҗлесе сессиясе дәвам иткән вакытта мохтарият (автономия) төбәгендә милли вилаятьләр һәм аларның оешмалары белән бәйле эшләр комиссиядә карала һәм нәтиҗәдә бу хактагы канун өлгесе төзелә, тик, сессиянең эше тәмамлану сәбәпле, канунның ахыргы шәкелен эшләү һәм аны халыкка белдерү бурычы Милли Идарәгә йөкләнә. Әлеге өлге бераз вакыт үткәч “Мохтарият”тә басылып чыга (1/14.3.1918,7 сан, 28-30б.). Моның кичектерелүенең сәбәбе, һичшиксез, Идел-Урал өлкәсе проектын тормышка ашыруның нәтиҗәләрен алу була. Ләкин Мәркәзи Хәрби Шура да, үз белдеге белән хәрәкәт иткән тупраклы Мохтарият һәйәте дә, бу эшне тормышка ашыра алмый. Өстәвенә, II Бөтенрусия мөселман гаскәриләре корылтаеның Идел-Урал Совет җөмһүрияте турындагы карары да большевиклар Хәрби Шураны куып таратканнан соң, эчтәлеге-ние булмаган документка әверелә. Ягъни Идел-Урал дәүләте проекты тормышка ашмаячак хыял гына булып кала.

Менә шуларга карамастан, Садри Максуди башта “Мохтарият” 7нче санында Милләт Мәҗлесе комиссиясенең милли вилаятьләр белән бәйле канун өлгесен бастыра, 8нче санында исә кайбер төзәтмәләр кергән бу документны игълан итеп, (1918 ел, 5 март) яңа бер альтернатива барлыкка китерү, ягъни милли-мәдәни мохтарият кысасына кергән төбәкләрне билгеләү эшен үз өстенә ала.

“Милли вилаятьләр һәм мөәссәсәләре (оешмалары) хакындагы кагыйдәләр” исемле документ конституциянең 45нче матдәсенә һәм Милли Идарәнең карарына муафыйк рәвештә игълан ителә. Аңа караганда, Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының милли-мәдәни мохтариятенә 34 милли вилаять кергән була.

Документтан күренгәнчә, Милләт Мәҗлесе 5,5 миллион тирәсе төрк-татарга (яки татар-башкортка) вәкиллек итүне үз өстенә алган. Милли вилаятьләрнең исемнәрен тезеп чыгу белән чикләнмичә, ул һәр милли вилаятьтә берәр вилаять мәҗлесе оештырылу (конституциянең 36нчы һәм 38нче матдәләре буенча) зарурлыгын ассызыклап күрсәтә (5-18нче матдәләр) һәм моның тәртибен дә билгели. Моңа өстәп, конституциянең 34, 37 һәм 42нче матдәләренә нигезләнеп, "авыл мәҗлесләре һәм авыл идарәләре" белән бәйле 11 матдәдән торган кагыйдәләр дә игълан ителә. Иң соңыннан шәһәр мәҗлесләрен һәм идарәләрен оештыруга багышланган һәм конституциянең 34, 37 һәм 42нче матдәләренә нигезләнгән 8 матдәлек кагыйдәләр Милли Идарә рәисе Садри Максуди имзасы белән басылып чыга.

Шул рәвешле, милли вилаятьләрнең эш тәртибен билгели торган кануни кагыйдәләр эшләп чыгарыла.

Милли газетлар "Мохтарият"тә басылып барган кануннар турында гел хәбәр биреп торган, милли вилаятьләр турындагы карарларны күчереп бастырганнар. Ләкин аларны мәшгуль иткән иң мөһим сорау "мондый сәяси шартларда милли мохтарият проектын гамәлгә ашыру мөмкинме, юкмы?" дигән сорау була.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG